Казан Универсиадага әзерлек турында FISUга хисап тапшырды.
(KZN.RU, 30-нчы июнь). Казан 2013 елгы XXVII Бѳтендѳнья җәйге Универсиаданы уздырырга 100% әзер. Бу хакта бүген, Уеннарга 6 көн калып барганда, шәһәр Мэры Илсур Метшин Халыкара студентлар спорты федерациясе Башкарма комитеты утырышында җиткерде. Уеннарга әзерлек турында йомгаклау хисабын FISU отеленда — "Корстон" кунакханә, сәүдә һәм күңел ачу комплексында тапшырдылар, бу чарада FISU Президенты Клод Луи-Галльен, шулай ук бу оешманың беренче вице-президенты, Россия студентлар спорты берлеге президенты Олег Матыцин да катнашты.
FISU Башкарма комитеты утырышындагы чыгышын башлаганда, Казан Мэры Илсур Метшин 2013 елгы Бөтендөнья җәйге студентлар Уеннарын уздыру хокукын 5 ел элек нәкъ менә Казанга ышанып тапшырганнары өчен оешма җитәкчелегенә рәхмәтен белдерде. “Шәһәребезнең никадәр яхшырганын, һәм, иң мөһиме, кешеләребезнең ничек үзгәргәнен сез үз күзләрегез белән дә күргәнсездер һәм тойгансыздыр дип ышанам. Боларның барысына да Универсиада аркасында гына ирешелде. Шундый зур масштаблы вакыйганы үзебездә кабул итү мөмкинлеге туганга, бер яктан, горурлык хисе генә кичерәм, икенче яктан, инде ике атнадан без 5 ел буе әзерләнгән Универсиада тарихка әйләнәчәген уйлап борчылып, сагынып та куям. Еллар узгач та “моны нәкъ менә без булдыра алдык” дигән горурлык хисе тояр өчен, бар тырышлыкны куячакбыз”, — дип мөрәҗәгать итте FISUга Илсур Метшин. Шәһәр башлыгы Казанда Универсиаданы әзерләгән һәркем өчен дә FISU гаиләсе уртак гаилә булып калачагын билгеләп үтте.
Казанның Уеннарга әзерлеге турында йомгаклау хисабын аларның генераль директоры Владимир Леонов тәкъдим итте. Ул бишьеллыкның әлеге студентлар Уеннарына киеренке әзерлек исеме астында яуланган төп уңышлары турында сөйләде. Владимир Леонов Уеннарны Универсиада Дирекциясенең 5 мең хезмәткәре һәм 20 мең волонтер уздырачагы турында хәбәр итте. Бу вакыйгада 162 ил вәкиле катнашачак, алар Россия Президенты Боерыгы буенча, илебезгә рәсми визасыз — махсус аккредитация таныклыгы нигезендә киләчәкләр.
Генераль директор сүзләреннән аңлашылганча, Уеннарда катнашучыларны аккредитацияләү 3 үзәктә башкарыла: Халыкара мәгълүмат үзәгендәге төп аккредитация үзәгендә, FISU кунакханәсе — "Корстон"дагы аккредитация үзәгендә һәм шулай ук “Казан ярминкәсе”ндәге аккредитация һәм кием бирү үзәгендә. Владимир Леонов Универсиада Авылына һәм Халыкара мәгълүмат үзәгенә утырыштагыларның аерым игътибарын юнәлтте. Аның сүзләренчә, бу корылмалар Уеннарда катнашучылар һәм аны оештыручылар өчен бик уңайлы һәм функциональ яктан файдалы.
Уеннарның генераль директоры сүзләренчә, чара программасындагы барлык хезмәтләр һәм объектлар “Универсиаданың 4 көне” өйрәнүләре кысаларында сынау узган. “Әлеге өйрәнүләр безнең Уеннарга әзер икәнлегебезне күрсәтте”, — дип хәбәр итте Владимир Леонов.
Халыкара, Россия һәм төбәктәге массакүләм мәгълүмат чараларыннан 1200-дән артык вәкил Уеннарны яктырту өчен аккредитацияләнгән, һәм шуның кадәр үк хезмәткәр Универсиаданың телетрансляцияләрен тәэмин итәчәк. ММЧ өчен күрсәтеләчәк сервисларның тулы спектры, шул исәптән каршы алу, озату, транспорт хезмәте күрсәтү, эш урыннарын җиһазлау аккредитацияләнгән барлык ММЧ өчен дә бердәй дәрәҗәдә. Владимир Леонов сөйләгәнчә, Уеннарда катнашучылар Россия халыкларының бай традицияләрен һәм Татарстанның милли мәдәниятен Универсиада Паркында гына түгел, ә милли бәйрәмебез Сабантуйда да күрә алачак, моның өчен ул махсус Уеннар вакытына күчерелгән.
FISU Башкарма комитеты әгъзалары Казанның Уеннарга әзерлеген югары бәяләделәр, оештыручыларга уңышлар һәм көч-куәт теләделәр, дип хәбәр итә “Казан 2013” Башкарма дирекциясенең Медиа департаменты.