Җәйнең беренче көнендә төзекләндерелгән шәһәр ермагында яңа фонтаннар эшли башлады.
(KZN.RU, 1-нче июнь). Шәһәребезнең яңартылган Болак ермагы бөтен матурлыгы белән Казан халкы һәм кунаклары хозурында булды. Аны төзекләндерү эшләренең йомгаклау өлеше булып төнге утлар белән җиһазландырылган өр яңа 22 фонтанны эшләтеп җибәрү булды. Яшәреп киткән ермакны иртә белән Казан Мэры Илсур Метшин карап чыкты.
Шәһәр башлыгы әлеге объектта бихисап эшләр башкарылганын искәртте. “Узган елны, без әле реконструкциянең беренче этапларын гына үткәргәндә, Болакның “кычкырып” торганы аңлашылды, - диде шәһәр башлыгы. Хәзер биредә челтәрләрне яңартып һәм урыннарыннан күчереп күперләр капиталь төзекләндерелгән, юлларга яңа өслекләр салынган, коймалар яңартылган.
Болак кырыйларына 374 пирамидаль тупыл утыртылган, яктырткычлар чәчәкле кашполар белән бизәлгән. Ермакка төшү урыннарына рулонлы газон җәелгән, аларны үстерү өчен, гомуми озынлыгы 6 км-лы торбалардан торган су сиптерә торган система урнаштырылган.
Шәһәр башлыгы искәртеп киткәнчә, иң башта ермакның үзен чистарту буенча бик күп технологик мәсьәләләр туган. Ул, Болакны Казан елгасы белән тоташтырып тора торган су җибәрүче галерея буларак, берничә дистә ел чистартылмаган. Эшләү дәверендә ермактан 1100 цистерннан артык пычрак чыгартылган. “Таяклар, чүп-чар, метал конструкцияләре – без аннан нәрсә генә тапмадык”, - дип уртаклашты Мэр журналистлар белән. Нәтиҗәдә ермакка Казан һәм Идел елгаларыннан чиста су агып тора алачак. Бүген монда елга балыгы да үзен җитәрлек дәрәҗәдә уңайлы хис итә.
“Мин Болакның яшәрүенә шат, - диде И.Метшин. – Болак Кремль, “Казан” кунакханәсе, Театр мәйданы (хәзерге Ирек мәйданы), тимер юл вокзалы кебек үк шәһәр халкы һәм башкалабыз кунаклары күңелендә Казаныбыз белән бәйле күренеш булып тора”. Болак ермагы барлык тарихи фоторәсемнәрдә дә бар, дип өстәде шәһәр башлыгы.
Илсур Метшин шәһәребезнең әлеге ямьле ермагын саклап торырга чакырды. Ул биредә ел саен күп чүп-чар җыелуы хакында әйтте. “Иртәнге сәгать 7-гә төзекләндерү оешмалары бөтен Болакны җыештырып куя, тик иртәнге сәгать 5-кә монда банкалар, тәмәке төпчекләре тулып ята. Бик еш кына монда машинадан чүп-чар ташлау буенча чемпионат та уздыралар. Алар бөтенесе дә Булакка төшә торган урыннарга һәм ермакның үзенә эләгә”, - диде Мэр.
“Бөтенегезне дә әлеге матурлыкны сакларга чакырам, - диде Мэр, шәһәр халкына һәм башкалабыз кунакларына мөрәҗәгать итеп. Ул шулай ук бер-ике елдан биредә утыртылган агачлар көч җыеп, матур итеп үсеп киткәч Болак тагын да ямьлерәк булачак, дигән фикерне әйтте.
Илсур Метшин Болакны яңарту эшләрендә катнашкан һәркемгә рәхмәт әйтте. “Монда эшләрнең кояш чыкканда башланып, ярты төнгә генә тәмамланганының шаһиты мин. Бу бик ашыгыч хезмәт булды. Җәй башына, Балаларны яклау көненә казанлыларга Болакны яңартылган рәвештә бүләк итүебезгә мин шат”, - диде шәһәр башлыгы.
Иртән-иртүк Болак яныннан кем эшкә, кем укуга ашыгучылар беравыздан Болакның чыннан да яхшыруы һәм яшәрүе хакында фикерләр җиткерде. “Бик яхшы. Без бик кәнагәть. Мин һәр иртә саен эшкә барганда, моннан узам. Элек монда бик үк җыйнак түгел иде. Һәрвакыт матур күперләре һәм ермаклары булган Питерны исемә төшерә идем. Безнең дә андый мөмкинлекләребез бар бит, тик без аларны кулланмадык кына. Шәһәр хакимиятенә яңа Болагыбыз өчен рәхмәт”, - диде кырыйдан узып баручы ягымлы ханым.
Ә Тольятти шәһәреннән килгән ике студент кыз Болактагы күренеш белән сокланыр өчен махсус килгән. “Без кичә килдек. Шәһәрегез бик матур төзекләндерелгән, - диде алар. – Бүген шундый матурлыкны фотога төшерер өчен, бирегә килдек”.
Илсур Метшин Казанны яшелләндерү һәм төзекләндерү эшләре Унивесриададан соң да дәвам итәчәк, диде. “Ясалмаганнар, кызганычка, ясалганнардан күбрәк. Безгә әле бик күп парклар һәм скверларны яңартасы бар”, - диде Мэр.