Казан Мэры “Истанбул” скверы һәм яңа Никахлашу сарае янындагы төзелеш белән танышты
(KZN.RU, 31-нче май). Яңа Савин районында яшел зоналар җитмәү проблемасы скверлар барлыкка килгәннән соң чишеләчәк, аларны якындагы ике ел эчендә Казан елгасы буеннан Әпсәләмов урамы буенча Җиңү проспектына кадәр булдыру плантлаштырыла. Бу хакта Казан Мэры Илсур Метшин “Истанбул” бакчасын һәм яңа ГХАТ төзелеше белән танышкан чакта җиткерде.
Шәһәр башлыгын Башкарма комитет җитәкчесенең урынбасарлары Азат Нигъмәтҗанов һәм Александр Лобов, Казанның баш архитекторы Татьяна Прокофьева, “Казаньцентрстрой” ҖЧҖ директоры Ринат Сафин, подрядчы оешма вәкилләре озата йөрделәр.
Илсур Метшин Яңа Савин районында актив рәвештә торак төзелеше башланганан соң, социаль инфраструктура алынган темп артыннан өлгерә алмады, дип билгеләп үтте.
“Районда яшәүчеләр алдында бурычыбыз барлыкка килде. ТР Президенты карары белән без яңа 7 балалар бакчасы төзедек, аларга кытлык булуы мәсьәләсе шуның белән чишелде. Хәзер төзекләндерү мәсьәләләре килеп басты”, - диде Казан Мэры.
“Истанбул” скверы Чистай һәм Әпсәләмов урамнары киселешендә урнашкан. Биредә инде газоннар җәелгән, су сибү системасы белән тәэмин ителгән, куаклыклар һәм агачларның бер өлеше утыртылган, җәяүлеләр кичү юлын эшләп бетереп киләләр.
Сквер җәен генә түгел, кышын да матур булып торсын өчен, Илсур Метшин көзгә ылыслы агачлар утыртырга кушты.
Яңа зонада 8 насос белән тәэмин ителгән яктыртулы фонтан кую төп эшләрнең берсе булып тора. Бу Казандагы иң зур стационар фонтан булачак.
“Матурлык – бер эш, шулай да иминлек мәсьәләсе күпкә мөһимрәк”, - дип билгеләде Илсур Метшин, Яр Чаллы шәһәрендә фонтаннаг ток бәреп үтергән малайның фаҗигале үлемен искә алып. Проект хуҗалары мондый әйбер була алмавын, биредә башка төрле ысул белән электр тапшырылуын билгеләп үттеләр.
“Безнең максат – Казан елгасы ярыннан алып Әпсәләмов урамындагы Җиңү паркына кадәрге бакчалар каскадын булдыру. Бөек Ватан сугышының 70 еллыгына әлеге планннарыбызны тормышка ашырырбыз дип ышанып калам. Хәзер биредә урнашкан сәүдә нокталарын бетерү турында кайгыртырга кирәк. Без сәүдә өчен башка урыннар бирергә әзербез, әмма Казан елгасы ярыннан Җиңү паркына кадәрге урынны яшел зоналар өчен бушатырга кирәк, биредә Яңа Савин районында яшәүчеләр ял итә алырлык булсын – балалары белән йөри, велосипедларда һәм роликларда йөрергә менә дигән урын булыр иде”, - диде Татарстан башкаласы Мэры.
Казан елгасы ярында төзеләчәк яңа 40 метрлы касә формасындагы Никахлашу сарае төп объектларның берсе булачак. Өч залында көн саен 100-әр парны язылыштырып була, сарайның түбәсендәге күзәтү мәйданы һәм яңа ГХАТ янындагы төзекләндерелгән территория Казанда яшәүчеләр өчен яхшы ял итү урыны булачак.
Ринат Сафин хәзерге вакытта бакчада газонны җәеп бетереп утыралар, июнь уртасына эскәмия һәм чүп савытлары куелачак, сарай тулысынча 30 июньгә әзер була, диде.
“Без барлык эшләрнең дә график буенча барганлыгын күрәбез. Шуңа да объектның вакытында әзер булу-булмавы турында шикләр гомумән юк. Язылышулар үткәрү залларыннан тыш, яндагы территориянең төзекләндерелгән булуы да әһәмиятле роль уйный”, - дип билгеләде Казан Мэры.
Илсур Метшин куркынычсызлык мәсьәләләрен эшләп бетерергә, бигрәк тә территориядә яхшы сыйфатлы күзәтү камералары урнаштырырга кушты.