Казан Мэры Су төрләре буенча спорт сараенда уздырылган матбугат чаралары вәкилләре очрашуының кунагы булды.
(KZN.RU, 30-нчы май). Универсиада вакытында һәм аннан соң да Казанда яшәеш туктамыячак, юллар, торак йортлар төзү, мәктәпләрдә һәм торак фондында капиталь ремонт кебек планлы төзелешләр дәвам итәчәк. “Казанда июль буена эшләрне туктатып торуны шәһәребез үзенә рөхсәт итә алмый”, - диде Казан Мэры Илсур Метшин, 2013 елгы XXVII Бөтендөнья җәйге Универсиаданы үткәрү өчен барган көрәштә Татарстан башкаласының җиңеп чыгуына 5 ел булу уңаеннан уздырылган матбугат чаралары вәкилләре белән очрашу вакытында.
Журналистлар белән очрашу яңа Су төре ярышлары сараенда узды. Журналистлар һәм твиттер-берләшмә лидерлары белән барган, гадәти булмаган әңгәмәдә шулай ук ТР Яшьләр эшләре, спорт һәм туризм министры Рафис Борһанов, “Казан-2013” Башкарма дирекциясе” җитәкчесе урынбасарлары Игорь Сивов һәм Лариса Сулима да катнашты.
Әлеге очрашуның төп темасы – булачак Универсиада: аңа әзерләнүнең соңгы адымнары һәм Уеннардан соң тормыш. Әңгәмәне башлап җибәргәндә Илсур Метшин, җәйге Уеннарны үткәрү өчен барган көрәштә Казанның җиңеп чыгуына 5 ел булу – бу мөһим дата, дип ассызыклады. “Без Универсиадага кадәр калган көннәрне саныйбыз. Аны үткәрү бик зур эш, ә без инде финиш сызыгында. Бернинди икеләнүләр дә юк, бөтенесенә дә вакытында җитешәчәкбез, барлык төп эшләр дә июнь аенда тәмамланачак”, - диде шәһәр башлыгы.
Илсур Метшин билгеләп үткәнчә, Универсиада вакытында Казанда тормыш туктап тормаячак. “Универсиадага катышы булмаган төзелешләр, мәсәлән, мәктәпләрдәге, торак фондтагы капиталь ремонт, социаль ипотека һәм коммерция буенча салынган йортлар төзелеше дәвам итә. Тормыш дәвам итәчәк. Универсиада – ул Казан үсешенең чираттагы этабы, шәһәребез алга таба да үсешен дәвам итә”, - диде Мэр.
Киләчәк планнарга килгәндә, инде хәзер шәһәребездә яңа боз сарае төзер өчен урын эзлиләр. Аны төзү хокукына “Төнге хоккей лигасы»нда җиңү яулаган «Казан аҗдаһалары» хоккей командасы ия булды. Илсур Метшин аны Яңа Савин районында төзү яхшы булуын билгеләп үтте.
Рафис Борһанов мәгълүматларына караганда, 2016 елда Казан җиңел атлетика буенча Дөнья чемпионаты һәм 2014 елда җиңел атлетика буенча Россия чемпионатын үткәрү урынына дәгъва итә икән. Универсиададан соң Казанда төрле эре спорт чараларын уздыру тәкъдимнәре булачагына министрның шиге юк.
Журналистларны күптөрле мәсьәләләр кызыксындырды – шәһәрне төзекләндерү, хуҗасыз этләр, Универсиада чараларына билетлар сату динамикасы, Уеннар барганда парковка мәсьәләсе, Татарстан башкаласында кунакханә фонды үсеше һәм башка күп кенә мәсьәләләр. Шәһәр башлыгы һәрбер сорауга төпле җавап бирде.
Аерым алганда, хуҗасыз этләр мәсьәләсенә килгәндә, Илсур Метшин әлеге мәсьәләнең бары тик хокукый кырда гына чишелергә тиешлеген билгеләп үтте. “Әлеге мәсьәлә уңай чишелгән илләр дә бар, әмма моның өчен зур чыгымнар таләп ителә. Пробелманы тиешенчә хәл итү өчен, федераль дәрәҗәдә законнар булуы кирәк”, - дип өстәде шәһәр башлыгы.
Социаль челтәрләрдәге шәһәр хакимиятенә кагылышлы тәнкыйтькә кагылышлы сорауларга килгәндә, Илсур Метшин тәнкыйтьнең сәүдә өчен этәргеч булуын, конструктив тәнкыйтьнең исә - иртәгесе көннең этәргече булуын билгеләп үтте. “Без казанлылар өчен эшлибез һәм эшебезгә карата булган тәнкыйть тә безгә бик кирәк”, - дип өстәде ул.
Универсиадага әзерлек барышында шәһәр генә түгел, яшәүчеләре дә үзгәрә. “Казанлыларның менталитеты гомумән икенче төрлегә әйләнде. Беренче тапкыр FISU вәкилләре белән ничек очрашуыбызны искә төшерәбез. Универсиаданы үткәрү хокукын алу белән, шәһәрнең провинциягә хас куныгы да бетте”, - ди Мэр.
Илсур Метшин, Универсиада вакытында казанлылар өчен юллардагы хәрәкәт белән проблемалар булмаячак, дип ышандырды: беренчедән, юллардагы капиталь ремонт аркасында хәрәкәтне туктатып торулар булмаячак. Икенчедән, шәхси транспортларында хәрәкәт итүчеләр Уеннар вакытында тынычлап йөри алачак, бары тик Универсиаданы ачу һәм ябу тантаналары булган көннәрдә җәмәгать транспортларына өстенлек бирергә киңәш ителә.
Очрашу ахырында Илсур Метшин журналистларга нәтиҗәле аралашулары өчен рәхмәтен җиткерде һәм матбугат чаралары белән киләсе очрашу Универсиада нәтиҗәләре буенча үткәреләчәк дип ышандырды.