Матбугат чаралары вәкилләре белән очрашуда Илсур Метшин интриганы ачты.
(KZN.RU, 30-нчы май). Универсиаданың ябылу тантанасына Гарик Сукачев, Земфира, “Мумий Тролль” һәм “Би-2” төркемнәре кебек танылган рок-башкаручылар, шулай ук поп-җырчы Елка киләчәк. Казан Мэры Илсур Метшин бүген матбугат чаралары вәкилләре белән очрашуда Универсиада ябылышының кайбер интригаларын ачты.
Универсиада ачылу һәм ябылу тантаналарының оештыру комитеты рәисе буларак, Илсур Метшин тагы бер тапкыр тамаша сценариесенең ахыргача сер булып саклануын искәртте. “Без 2,5 ел тамашаларга әзерлек мәсьәләләре белән шөгыльләнәбез, бу шоу, бию һәм җырлар, акробатика гына түгел, иң беренче чиратта илебез, республикабыз, шәһәребез һәм биредә яшәүче халкыбыз турында башкаларга да җиткерергә менә дигән форсат”, - дип ассызыклады ул.
Илсур Метшин массакүләм мәгълүмат чаралары вәкилләренә җиткергәнчә, ачылыш тантанасы классик жанрда булыр дип көтелә, ягъни опера номерлары, ут эффектлары һәм хореографик куелышлар белән. Ә менә ябылу тантанасы яшьләрчә булачак, киләсе буынга юллама рәвешендә. Анда Гарик Сукачев, Земфира, “Мумий Тролль” һәм “Би-2” төркемнәре кебек рок-музыка йолдызлары катнашчак.