Казанга рәссамның Мәскәү коллекциясеннән 50 хезмәте кайтты, алар музейның даими экспозициясенә керәчәк.
(KZN.RU, 30-нчы май). Константин Васильевның муниципаль музеендагы 5 яңа залында рәссамның 150 хезмәте куелачак, шул исәптән Казанга әле яңа гына кайткан, моңарчы апасында сакланган танылган хезмәтләре дә. Булачак музей бинасы белән танышкан Казан Мэры Илсур Метшин галереяның ачылышын 26-нчы июньгә билгеләргә кушты.
“Константин Васильев – безнең брендларның, горурланырлык шәхесләребезнең берсе. Барлык эшләрне төгәлләү һәм әлеге вакыйгаларны көтүчеләр өчен музейны ачу бик тә әһәмиятле”, - дип ассызыклады шәһәр башлыгы.
Исегезгә төшерәбез, музей Бауман урамы, 29 адресында – реконструкцияләнгән Петцольд Йортының бер өлешендә урнашачак. Хәзерге вакытта фасад эшләре төгәлләнгән, эчке отделка эшләре финал стадиясендә. Төзүчеләр Мэрны барлык эшләрне төгәлләргә бер 10 көнләп вакыт кирәк дип ышандырдылар, соңыннан музейда экспозиция монтажы башланачак. Бу вакытка музей комплексы өчен күргәзмә җиһазлары алып киленер дип көтелә.
Яңа бинада экспозиция мәйданчыкларының саны, алдагы галереяга караганда, 3 тапкырга күбрәк диярлек. 830 кв.м мәйданда 3 зур һәм 2 кечерәк күргәзмә заллары урнашачак. Мэр шаяртып кына яңа бинада куярга картиналар җитәрме соң дип кызыксынды. Константин Васильев галереясе җитәкчесе Геннадий Провин ышандырганча, хезмәтләр җитәрлек, җитмәсә шушы көннәрдә генә рәссамның апасы Валентина Васильевада сакланган Мәскәү коллекциясе дә кайтарылган. Әлеге 50 хезмәт арасында шактый танылганнары да бар – мәсәлән, “Старик с филином” һәм “Рождение Дуная”, шулай ук К.Васильевның кечкенә чактагы рәсемнәре. Музейга барлыгы 150-ләп эш куелачак.
Илсур Метшин музейның температура режимының даимилеге һәм дымлылык дәрәҗәсе ягыннан музей таләпләренә туры килү-килмәвен белән кызыксынды, бу исә картиналарны саклау өчен кирәкле шартларның берсе булып тора. “СФ “Гарантия” ҖЧҖ генподрядчы вәкилләре әлеге таләпләрнең барысы да үтәлгәнлеген җиткерделәр. Моннан кала, музейда заманча җиһазлар белән фондсаклагыч булдыру планлаштырыла.
“Мәйданны өч тапкырга арттырганнан тыш, яңа музейда картиналарны саклау өчен сыйфатлы шартлар булдырылачак, шулай булырга тиеш тә”, - дип билгеләде Илсур Метшин.
Васильев музеенда компьютер классы булдыру да планлаштырыла, биредә укучылар өчен интерактив-мәгариф программалары тәкъдим ителәчәк, ә галереяның мемориаль өлешендә музейга килүчеләр рәссамнең шәхси әйберләрен күрә алачак.
Илсур Метшин музейның мәгариф программаларының балалар аудиториясе өчен әһәмиятле булуын ассызыклады. “Аларның катнашучылары арасында КДАТУ (КГАСУ) я булмаса архитектур-дизайн мәктәбе студентлары гына түгел, шул ук вакытта шәһәрнең барлык белем бирү мәктәпләренең укучылары да булырга тиеш”, - дип билгеләде Мэр.
Белешмә өчен: Константин Васильев 1942 елның 3 сентябрендә Майкопта туа, 1949 елдан Татарстанның Яшел Үзән районындагы Васильево бистәсендә яши. Суриков исемендәге Мәскәү урта интернат-мәктәбендә, Казан сәнгать училищесында укый. Рәссам гомере буе рәсем сәнгатенең төрле стильләрендә һәм юнәлешләрендә иҗат итеп карый – классика, иконалар язудан һәм русский лубтан алып заманча авангард сәнгатькә кадәр. 1976 елда фаҗигале рәвештә һәлак була.
Васильевның иҗади мирасында рәсем сәнгате һәм графиканың 400-дән артык әсәре бар: портретлар, пейзаж, сюрреалистик композицияләр, әкият сюжетларына картиналар, борынгы һәм хәзерге рус тарихы темаларына багышланган хезмәтләр.