Казан Мэры волонтерларны уңайлы яшәү шартлары белән тәэмин итәргә кушты.
(KZN.RU, 30-нчы май). XXVII Бөтендөнья җәйге студентлар уеннарына чит шәһәрләрдән килгән волонтерларның яшәү шартлары максималь рәвештә уңайлы булырга тиеш. Беренче чиратта алар – Татарстан башкаласының кунаклары. Бу турыда Казан Мэры Илсур Метшин Оренбург трактындагы волонтерлар яшәячәк яңа йортларны караганда җиткерде.
Шәһәр башлыгын Вахитов һәм Идел буе районнары администрациясе башлыгы Андрей Лобов, капиталь төзелеш идарәсе башлыгы Илгиз Латыйпов, “Казан-2013” Башкарма дирекциясе” җитәкчесенең Азык-төлек белән тәэмин итү һәм Универсиадада катнашучыларны урнаштыру мәсьәләләре буенча урынбасары Оксана Тубман озата йөрде.
РКБ (Республика клиник хастаханәсе) янында тулы мәйданы 22320 кв. м булган 344 фатирлы соципотекалы 2 йортны төзү эшләре узган елның язында башланган иде. Бүген инде биредә эшләр тәмамланган. Универсиада-2013 үткәрелгән вакытта әлеге йортлар чит шәһәрләрдән килгән 2200 Уеннар волонтерларына биреләчәк.
“Төзүчеләргә бернинди сораулар да юк. Отделка эшләре югары дәрәҗәдә эшләнгән”, - дип ассызыклады Илсур Метшин, бер фатирны карап чыкканнан соң.
Фатирларда инде иң кирәкле җиһазлар урнаштырылган – карават, тумба өстәл, урындыклар. Йортларга салкын һәм кайнар су белән кулерлар, телевизорлар куелачак һәм ял урыннары оештырылачак. Һәр йортта һәрвакыт җыештыручы, йорт идарәчесе, клининг компаниясе вәкиле, сакчылар һәм дежур слесарь эшлиячәк. 3 көнгә бер тапкыр җыештырачаклар һәм урын-җирне алыштырачаклар.
Шәһәр Мэры тәрәзәләрдә москит сеткалар булмавына игътибар итте. “Июль аенда кызу булачак, тәрәзәне ачмыйча бер бүлмәдә 2-3 кеше йоклау мөмкин түгел, әгәр дә москит сеткалар урнаштырмасак, фумигаторлар гына эшли алмыячак. Гомумән, әлеге мәсьәләләрдә вак-төяк әйберләр юк, чөнки Уеннар башлангач инде безнең аларга игътибар итәргә вакытыбыз булмаячак. Иртәгә үзегез монда яшәргә күчкән шикелле, волонтерның яшәгән бер көнен күз алдына китереп карагыз”, - диде Илсур Метшин.
Әлеге йортларны төзү белән шөгыльләнә торган “Акташ” фирмасы вәкилләре сеткаларны урнаштырачакбыз, дип ышандырды.
“Волонтерларның яшь һәм актив кешеләр икәнлеген аңларга кирәк, шуңа күрә дә алар безнең командага эләктеләр. Аларга фатирларда утыру түгел, ә шәһәрне өйрәнү кызыграк булачак. Волонтерлар безнең хезмәттәшләребез булса да, беренче чиратта алар – Татарстан башкаласы кунаклары. Аларның яшәү шартлары никадәр уңайлы булса, шәһәрдә булулары турында да шундый фикер туачак”, - дип саный шәһәр башлыгы.
Илсур Метшин йорт яннарындагы мәйданны да тиешенчә дәрәҗәдә сыйфатлы итеп төзекләндерүгә игътибар итәргә кушты. Аерым алганда, бу якындагы төзелеш мәйданчыкларына кагыла.
“Универсиада вакытында да төзелеш эшләрен дәвам итәчәкбез, башкача чара юк. Шулай да төзелеш культурасы, безнең кунакчыллык культурасы югары дәрәҗәдә булырга тиеш”, - дип йомгаклады сүзен Казан Мэры.