Шәһәр башлыгы "Тема" тапшыруының кунагы булды.
(KZN.RU, 29-нчы май). Бүген кич Казан Мэры Илсур Метшин “Эфир” телеканалындагы “Тема” тапшыруында кунакта булды. Шәһәр башлыгы телевизор караучылар белән туры эфирда аралашты, алардан килгщн къплщгщн сорауларга җавап бирде, шулай ук Универсиада-2013-кә әзерләнүнең ахыргы, финал этабы, юллардагы ремонт, кайнар суны өзү вакытлары һәм башкалар турында сөйләде, быелгы чыгарылыш сыйныф укучылары хакындагы фикерен әйтеп узды.
Телевизор караучылар белән әңгәмәнең иң беренче темасы соңгы кыңгырау һәм чыгарылыш сыйныф укучылары турында булды. Шәһәр башлыгы 2013 елда Казанда мәктәп белән 6000 укучы хушлашуын искә төшереп үтте. “Алар өчен мәктәпне тәмамлау, БДИ тапшыру - мөһим һәм җаваплы чор. Киләчәкне сайлау вакыты”, - диде И.Метшин. Ул Бердәм дәүләт имтиханнары тапшырудан югары нәтиҗәләр көтүен дә ассызыклады. “Башкала һәрнәрсәдә дә үзенең югарылыгын күрсәтергә тиеш. Без үзебезгә, яшьләребезнең белем дәрәҗәсе буенча да, югары планка куерга тиеш”, - диде шәһәр башлыгы.
И. Метшин фикеренчә, укытучыларга федераль һәм республика дәрәҗәсендә ярдәм күрсәтү, укытучылар составының хезмәт хакларын арттыру үзенең нәтиҗәләрен бирә. “Мәктәпләргә тәҗрибәле укытучылар кайта башлады, яшьләр килә. Бу, һичшиксез, балаларыбызның белем дәрәҗәсендә чагылачак”, - диде шәһәр башлыгы.
Тапшыру дәвамында күтәрелгән темаларга килгәндә, җылыту сезонына әзерлекләр һәм шуның белән бәйле шәһәр халкы йортларында кайнар суны өзү, шулай ук юллардагы ремонт эшләре, торак фондтагы капиталь ремонт һәм төзекләндерү мәсьәләләре өстенлек итте.
Бер шәһәрленең шалтыратуын шәрехләп, шәһәр башлыгы суны өзүнең соңгы срогы 21 көн икәнлеген җиткерде. “Суны өзүнең бөтен сроклары да килешенеп эшләнгән. Без моны таләпчән рәвештә күзәтеп барабыз”, - диде шәһәр башлыгы. Аның сүзләренә караганда, тәртип бозучыларны җитди җәза көтә.
Тамашачыларны Казан шәһәренең тарихи үзәген яңадан торгызу мәсьәләләре дә кызыксындырды. Илсур Метшин, хәзерге вакытта 331 объектта эшләр барганлыгын, ә 189-ында инде тәмамланганын әйтте. “Без реставрацияләнгән истәлекләребез күләмен шактый арттырдык. Тарихи үзәкне торгызу процессы Универсиададан соң да дәвам итәчәк”, - диде шәһәр башлыгы.
Исегезгә төшерәбез, Казанга килгән туристларны җәлеп итә торган мөһим урыннарның берсе – Иске Татар бистәсенең яңартылуы. “Казанның 100 ел элек булган рухын килгән кунаклар да, шәһәр халкы да тоя алачак”, - диде И. Метшин.
Төзекләндерү эшләре хакында сөйләгәндә Казан Мэры быел шәһәребездә яшелләндерү буенча масштаблы эшләр дәвам итүе турында да әйтте, инде 3,3 меңнән артык агач, 13 мең куак, 50 мең күпъеллыклардан 40 меңе утыртылган. Тиздән бер еллык үсемлекләрне утырту башланачак. Исегезгә төшерәбез, “Яшел шәһәр” проекты кысаларында 2012 елның көзендә 47,8 мең агач һәм 20 мең куак утыртылган иде.
И. Метшин, еш үткәрелгән җыештыру эшләренә дә карамастан, Татарстан башкаласында кирәкле дәрәҗәдә чиста булмавы хакында да әйтте. “Төзү эшләре дәвам иткән урыннарда пычрак. Тик Универсиадага барысы да тәртипкә китереләчәк”, - дип ышандырды шәһәр башлыгы.
Ул шулай ук шәһәрнең төп бизәге булып чәчәкләр, яшеллек, кояш түгел, ә шәһәр халкы булачагын да билгеләде. “Безгә бик күп туристлар һәм кунаклар киләчәк. Иң элек Казан яхшы, матур, кунакчыл шәһәр тәэсире калдырсын өчен, без ихтирамлы һәм ачык булырга тиеш”, - диде И.Метшин. Шулай ук куркынычсызлык мәсьәләләренә дә югары дәрәҗәдә игътибар юнәлтеләчәген әйтте.
Ул шулай ук XXVII Җәйге студентлар уеннарын үткәрүгә әзерләнү кысаларында Казанда бик күп эшләр эшләнгәнен дә ассызыклап үтте. Шуңа да карамстан эшләр әле дә дәвам итә. “Казанны рекордка баручы, тик аннары авырлыгын тагын да арттыручы штангист белән чагыштырырга була. Без бик күп проектларны гамәлгә ашырабыз, аларның берсе икенчесен барлыкка китерә”, - диде И. Метшин. “Һәм без өзлекмиячәкбез, - дип җавап бирде шәһәр башлыгы алып баручы Алексей Кулешовның провокацион сорауларына. – Эшләнелгән эшләрнең графигы төгәл язылган. Россия соңгы унъеллыгында беренче тапкыр бөтен дөньяны каршы ала. Казан югарылыкта булырга тиеш”.
Шәһәр башлыгы уеннарның үткәрелү вакытын күчерү турында сүзнең булмавы хакында әйтте. “Бернинди күчерүләр дә булмаячак дип җаваплылык белән әйтә алам - Универсиада күрсәтелгән вакытында башланачак”, - диде И. Метшин.
Шәһәр башлыгы тагын бер тапкыр Универсиадага әзерлек вакытында гамәлгә ашырылган бөтен проектларның аннан соң да шәһәр халкы өчен эшләячәген әйтте. “Беркем дә үзе белән бернәрсә дә алып китмиячәк, юлларны да рулонга урамыячак, спорт корылмалары да, яңартылган аэропорт һәм тимер юл вокзалы, чишелешләр дә калачак”, - диде И.Метшин. Ул шулай ук бөтен казанлыларга да Универсиадага әзерлеккә зур өлеш керткәннәре өчен рәхмәтен иҗткерде.
“Сезнең барыгызны да тагын бер тапкыр Универсиадага чакырасым килә, сез анда иң хөрмәтле, иң кадерле кунаклар булырга тиеш. Универсиада кебек чараны карамый калырга ярамый”, - дип шәһәр халкына мөрәҗәгать итеп, сүзен тәмамлады Илсур Метшин.