Мэр Меңъеллык паркында һәм Камал театры каршындагы мәйданда видеокүзәтү системасы куярга кушты.
(KZN.RU, 29-нчы май). 1-нче июньдә Балаларны яклау көнендә Казанда реконструкциядән соң 4 төп шәһәр фонтаны комплекслары эшли башлаячак. Фонтаннар эшли башлауга, иминлек мәсьәләсе беренче урында булырга тиеш. Камал театры каршындагы мәйданда урнашкан һәм Меңъеллык парктагы фонтаннарны караганнан соң, Илсур Метшин шундый бурыч куйды.
Эшлекле сәфәрдә шулай ук Казан Башкарма комитетының Тышкы төзекләндерү һәм ТКХ мәсьәләләре буенча Җитәкчесенең урынбасары Александр Лобов, Тышкы төзекләндерү комитеты комитеты рәисе Игорь Куляжев, “Горводзеленхоз” МУП директоры Роза Җәббарова, фонтаннарны ремонталау белән шөгыльләнүче “Роста” компаниясе вәкилләре катнашты.
“Кагыйдә буларак, эссе көннәрдә фонтан яннарында балалар күп була, бу табигый дә - бөтен дөньяда шул хәл күзәтелә. Иң мөһиме, фонтаннарның куркынычсыз булулары”, - дип ассызыклады Илсур Метшин.
Казанда барлыгы 31 фонтан бар, хәзерге вакытта шуларның 20-се инде эшли. Игорь Куляжев хәбәр иткәнчә, 1-нче июньдә шәһәрдәге иң эре фонтаннар эшли башлаячак – Камал театры каршындагы мәйданда, Меңъеллык паркында, Яшьләр үзәге янында һәм Болак ермагында. Әлеге фонтан комплексларының барысында да масштаблы реконструкция эшләре башкарылды.
Хәзерге вакытта әлеге 4 объектта фонтаннарның җибәрү-көйләү, территорияләрне чистарту һәм төзекләндерү эшләре төгәлләнеп килә. Куркынычсызлык булдыру максатларында барлык реконструкция ясалган фонтаннарда да насос системасы касәдән аерым – җир астындагы техник биналарда эшләнгән. Камал театры каршындагы Кабан күлендә йөзә торган фонтан искәрмә булып тора, әмма анда насос җиһазларының кыска ялганышыннан һәм яңадан эшләтеп җибәрүдән 2 саклагыч тип урнаштырылган. Ремонт ясалганнан соң, йөзә торган фонтанны 15-нче июньдә кабызырга планлаштыралар.
Мэр Камал театры каршындагы мәйдандагы фонтан комплексларының техник биналарына төште, биредә ул яңа насос системасын карады. Алдагысы 8 ел кулланышта булганнан соң алмаштырылган. Моннан кала фонтан комплексының электр чыбыклары тулысы белән алмаштырылган, яңа тавыш һәм яктырту җиһазлары куелган, шулай ук тавыш һәм яктырту системалары белән идарә итә торган шкаф яңартылган.
Фонтаннар белән танышу Меңъеллык паркында дәвам итте, аның уртасында казан формасында фонтан урнашкан, ул исә 8 реставрацияләнгән бронза зилантлар белән әйләндереп алынган. Аларга яңа бронза канатлар, кайберләренә аяклар да куелган. Реконструкциядән соң фонтанның яктырткыч системасы яхшыртылачак, фонтан астындагы төп касәдә 308 яктырткыч куелган һәм “Казан”ның өске касәсендә - тагы 10. Биредә җибәрү-көйләү һәм программа тәэмин итү эшләре бетеп килә.
Александр Лобов зилант сыннарына вандаллар гел зыян китерә, дип билгеләп үтте. Илсур Метшин паркта, шулай ук Камал театры каршындагы мәйданда видеокүзәтү куярга боерды. “Әгәр без шәһәрлеләрнең законны саклауларына өметләнә алмыйбыз икән, контроль элементлары кирәк булачак. Камераларга тавышкөчәйткеч җиһазлар да куярга кирәк, дип уйлыйм, алар аркылы тәртип бозучыларны видеокүзәтү системасы турында кисәтеп торачаклар”, - дип өстәде шәһәр башлыгы.
Нәтиҗә ясап, Илсур Метшин реконструкция ясалган фонтаннарны эшләтә башлауны вакытында, ягъни 1-нче июньдә оештырырга кушты. “Балаларны яклау көне чынлап та бәйрәмчә рухта булырга тиеш”, - дип ассызыклады Мэр.