И.Метшин Универсиада тамашасына әзерлекләр буенча Игорь Крутой белән фикер алышты
Эшлекле сәфәр катнашучылары “Казан-Арена” стадионындагы тулысынча монтажланган сәхнә конструкцияләрен карадылар.
(KZN.RU, 28-нче май). Казан Мэры Илсур Метшин тамашаның баш продюсеры Игорь Крутой белән XVII Бөтендөнья җәйге студент уенннарының ачылу һәм ябылу тантаналарын оештыру мәсьәләләре буенча фикер алышты. Эшлекле очрашу “Казан-Арена” футбол стадионында үтте.
Очрашуда шулай ук ике тамашаның да баш режиссеры, Россия телевидениесе академиясе әгъзасы, “ТЭФИ” премиясе иясе Алексей Сеченов һәм “Казан-2013” Башкарма дирекциясе” җитәкчесе урынбасары Игорь Сивов та катнашты.
Кунаклар трибуналарны һәм стадионның эчке биналарын карады, хәзерге вакытта биредә отделка эшләре бетеп килә. Стадион аренасында сәхнә конструкцияләре монтажланып беткән.