Балаларның ялын оештырганда, куркынычсызлык мәсьәләсе – беренче урында кайгыртылырга тиеш, дип саный Казан Мэры.
(KZN.RU, 20-нче май). Унвиерсиадага әзерләнү сәламәтләндерү һәм җәйге ял графигына үз төзәтмәләрен кертүгә карамастан, Казандагы мәктәп укучылары өчен җәйге каникуллар бик эчтәлекле үтәргә тиеш. Казан Мэриясендә узган эшлекле дүшәмбе киңәшмәсендә Казан Мэры Илсур Метшин шундый бурыч куйды.
Казан Башкарма комитеты Җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Ләйлә Фазлыева хәбәр иткәнчә, 2013 елның җәйге сәламәтләндерү кампаниясе нигезендә 26,8 мең Казан баласы ял итә алачак. Казан мәктәпләре укучылары өчен 130 мәктәп каршындагы лагерь, 127 хезмәт һәм ял лагере, 3 чатыр лагере һәм 24 шәһәр читендә урнашкан сәламәтләндерү лагере (шуларның 14-е – муниципаль һәм 10 – предприятие лагере) эшләячәк. Шәһәр читендәге лагерьларда 64-ләп смена оештырылачак.
Ләйлә Фазлыева мәгълүматына караганда, балаларның сәламәтләндерү программасын тормышка ашыру өчен республика бюджетыннан 138,5 млн сум бүлеп бирелә. 2012 ел (132,8 млн сум) белән чагыштырганда чыгымнарның артуы балаларны карауга чыгымнар нормативларының артуы белән бәйле.
Бүгенге көндә Казанда гаризалар бирү кампаниясе тулы көчкә эшли, шәһәр яны лагерьларында ял итәргә теләк белдерүчеләрдән 10 меңләп гариза кабул ителгән. Социаль яктан мохтаҗлар исемлегендә торучы 1500 бала ТР-ның лагерь һәм шифаханәләренә түләүсез юлламалар алачак, дип хәбәр итте Ләйлә Фазлыева.
Шулай ук балигъ булмаганнар эшләре буенча комиссиясендә һәм мәктәп эчендәге учетта торучы 800-дән артык бала һәм яшүсмерләр өчен дә ял итү һәм сәламәтләндерү формалары эшләнелгән.
Муниципаль лагерьларда 6-нчы июньнән башлап 20-нче июльгә кадәр Универсиаданың клиентлар төркемен җәйге студентлар Уеннарын үткәрү чорында җәмәгать тәртибен саклауны тәэмин итү полиция хезмәткәрләрен урнаштыру планлаштырыла. 20-нче июльдән соң барлык муниципаль лагерьлар штат режимында эшли башлаячак. 2013 елның җәендә барлык 4 смена да 27-нче майдан эшли башлый торган “Ново-Юдино” муниципаль шәһәр читендә урнашкан балалар лагере, шулай ук балаларны 7-нче һәм 9-нчы июнь көннәрендә кабул итә башлаячак “Бригантина” һәм Ю.Гагарин исемендәге балалар сәламәтләндерү лагере эшлиячәк. Тулаем алганда муниципаль лагерьларда 5,7 мең бала ял итүе планлаштырыла.
Мәктәп укучыларының җәйге ялын оештыру программасында аерым урын иҗади яктан сәләтле һәм социаль актив балаларга бирелә, дип билгеләде Л.Фазлыева. Мондый кызлар-егетләр өчен махсус тематик программалар булган профильле сменалар эшләнгән. Төрле юнәлештә эшләгән 64 профильле смена үткәрелүе планлаштырыла: “Универсиаданы каршылап”, “Ватаным Татарстан”, “Бәхетле балачак”, “Инжене-РИНГ һәм туризм”, “Сәләтле балалар”, “IQ лигасы”, “Сәләтле бала мәктәбе”, “Иҗат академиясе” һ.б.
Җәен шулай ук 14-18 яшьтәге 6062 яшүсмернең Казан предприятиеләренә һәм учреждениеләренә эшкә урнашуы планлаштырыла.
“Универсиадага әзерлеккә карамастан, мәктәп каникулларына игътибарны киметергә ярамый. Җәй дәвамында балалар ял итеп, сәламәтлекләрен ныгытырга тиеш, шуңа да җәен ял итүнең барлык формалары да сакланырга тиеш. Балаларның Универсиададагы барлык спорт ярышлары һәм мәдәни чараларны карауда катнашуын алдан кайгырту кирәк. Лагерьда булган вакытта балаларның куркынычсызлыгын тәэмин итү төп мәсьәләләрдән санала”, - дип ассызыклады Илсур Метшин.