Россия җыелмасы Уеннарда иң көчлеләрдән булачак, дип ышанычын белдерде Илсур Метшин.
(KZN.RU, 20-нче май). Казан Мэры Илсур Метшин бүгенге эшлекле дүшәмбедә Универсиадада Россия җыелмасы исеменнән чыгыш ясаячак Казан спортчыларының әзерлекләре өчен максималь уңай шартлар булдырырга кушты.
Исегезгә төшерәбез, җыелманың якынча составы кичә Екатеринбургта билгеләнде, биредә Россия спорт студентлары берлеге Башкарма комитетының утырышы үтте.
“Универсиада тарихына күз салсак, безнең җыелманың составы шактый зур – 663 спортчы, 326 рәсми зат, 100-дән артык медицина персоналлары. Россия командасының Универсиаданың барлык спорт төрләрендә дә катнашуы бик мөһим”, - дип билгеләде Илсур Метшин.
Физик тәрбия һәм спорт комитеты рәисе Илгиз Фәхриев Россия җыелмасына Казан спортчылары да керүен билгеләде, араларында олимпия уеннары чемпионы Юлия Зарипова да бар. “Спортчыларыбызны әзерләү мәсьәләләре буенча без Россиянең спорт министрлыгы белән тыгыз эш алып барабыз”. – диде ул.
“Россия җыелмасы үзен иң көчлеләрдән итеп күрсәтсен өчен, безнең студентлар берлеге тарафыннан кулдан килгәннең барысы да эшләнә. Командада яшь спортчылар күп, шул ук вакытта олимпия уеннарында югары урыннарны яулаганнар да бар. Статистика буенча, Универсиада катнашучыларының якынча 60%-ның үткән Олимпиадада катнашу тәҗрибәсе бар. Казанда аларның саны күбрәк тә булырга мөмкин”, - диде Илсур Метшин.
“Без кичә әлеге мәсьәләне уйлый башладык, әмма 50 көн калып барганда, финиш сызыгында, вак мәсьәләләр булмый. Спортчыларыбызның һәрберсе, аларның тренерлары белән яңадан сөйләшергә кирәк һәм әзерлек өчен максималь дәрәҗәдә уңай шартлар булдыру зарур. Эмоциональ әзерлек, социаль факторлар һәм көнкүреш – барысы да әһәмияткә ия. Без барыбыз да безнең җыелма өчен җан атачакбыз, әмма спортчыларыбызны әзерләүгә аерым игътибар юнәлтергә кирәк – Татарстан студентлары өчен икеләтә җан атсак, казанлылар өчен - өчләтә”, - дип билгеләде шәһәр башлыгы.