Илсур Метшин: "Без барыбыз да Динә Гарипова өчен җан аттык"
Казан Мэры “Евровидение-2013”тә 5-нче урынны алу Россия конкурсанткасының зур уңышы дип саный.
(KZN.RU, 20-нче май). Европа музыкаль Олимпының беренче бишлегендә булу – зур уңыш. “Без барыбыз да Динә Гарипова өчен җан аттык, чыгышына карата бернинди кимчелек тә юк – ул искиткеч булды. Номерның үзенә, мөгаен, “фишка”лар җитеп бетмәгәндер, визуаль һәм бию элементлары чыгышны тагы да истә калдырырлык итә алыр иде”, - дип билгеләп үтте бүгенге эшлекле дүшәмбедә Татарстан җырчысының “Евровидение-2013” халыкара конкурсындагы чыгышын Казан Мэры Илсур Метшин.
Шуны да искәртеп үтәргә кирәк, “Евровидение-2013”тә Россияне тәкъдим итүче Динә Гарипова финалда бирелгән тавышлар буенча, 5-нче урынны алып, иң яхшы бишлеккә керде. Аның чыгышына иң югары 12 баллны Латвия һәм Эстония бирде, Бөекбритания, Ирландия, Словения исә 10 балл белән билгеләде, Сербия һәм Белоруссия 8 балл бирде.