ТР командасы “Россия студентлар язы-2013”тәге гомуми зачетта беренче дәрәҗәдәге лауреат булды.
(KZN.RU, 20-нче май). Татарстан командасы “Россия студентлар язы-2013”тәге гомуми зачетта беренче дәрәҗәдәге лауреат булып кайтты. Бу хакта бүгенге эшлекле дүшәмбедә Балалар һәм яшьләр комитеты рәисе Сергей Миронов хәбәр итте. Аның сүзләренә караганда, республиканың иҗади делегациясе 70 катнашучыдан һәм тулысынча Казан коллективларыннан торган.
“Бөтенроссия студентлар язы”ның XXI фестивале 15-нче майдан алып 19-нчы майга кадәр Ульянда үтте. Биредә РФ-нең 68 төбәгеннән 2 меңнән артык студент катнашты. Татарстан конкурста республиканың 10 югары уку йорты студентлары тарафыннан 5 юнәлештә тәкъдим ителде, барлыгы 22 номер күрсәтелде.
Фестиваль нәтиҗәләре буенча Гран-прины Пермь өлкәсе студентлары яулады. Татарстан һәм Чиләбе республикаларының җыелмалары беренче дәрәҗәдәге лауреат булды. Жюри икенче дәрәҗәдәге лауреат дип Ставрополь крае, Ульян өлкәсе, Ханты-Мансийск автоном округын таныды. Самара һәм Пенза өлкәсе, Ямал-ненецк автоном округы өченче дәрәҗәдәге лауреатлар булды.
Шулай ук Татарстан студентлары “Театр” юнәлешендә дә Гран-при яулады. “Бу исә безгә горурланырга тагы бер сәбәп булды, - диде Сергей Миронов. - Өч эре югары уку йорты студентлары, бер командада тупланып, профессиональ режиссерсыз, үз көчләре белән иҗади программа җыйдылар. Фестиваль гомумән барлыкка килгәннән бирле “Студентлар язы”нда Казан командасында мондый хәл күзәтелгәне юк иде”.
Сергей Миронов шулай ук казанлыларны җанатарлары белән килгән бердәнбер команда булганлыгын да өстәде. 45 егет-кызлар Ульянда Казанны бик яхшы тәкъии иттеләр, дип билгеләде ул.
“Студентлар язы – бу иҗади үзешчәннәр конкурсы гына түгел, бу Россиянең талантлы студентларын берләштерә торган чын яшьләр хәрәкәте. Үзләренең җиңүләре белән студентлар тагын бер тапкыр Казанның талантлар башкаласы булуын раслады, иҗатлары белән алар шәһәребез һәм республикабызны даими рәвештә таныта киләләр”, - дип билгеләде Балалар һәм яшьләр эшләре комитеты рәисе.
“Казанлыларның, балаларның, яшьләр, иҗади коллективлар, спортчыларның җиңүчеләре безне һичшиксез куандыра, - дип билгеләде Казан Мэры Илсур Метшин. – Талантлы студент-җиңүчеләр – Универсиада ачылышы һәм ябылу тантаналарының, шулай ук студентлар Уеннарындагы башка чараларның иң актив катнашучылары”. Ул шулай ук иҗади коллективны котларга һәм бүләкләргә кирәклеген дә өстәде.
Шуны да билгеләп үтәргә кирәк, “Россия студентлар язы-2014” XXII бөтенроссия фестиваленең финалы Самарада үтәчәк.