Мэр Бөек Ватан сугышы ветеранына телевизор бүләк итте һәм Болгарга сәфәр оештырырга вәгъдә бирде
(KZN.RU, 8-нче май). Казан Мэры Илсур Метшин Бөек Ватан сугышы ветераны Сабир Зариповны якынлашып килгән Җиңү көне белән котлады. Очрашу Сабир Садыйк улы тормыш иптәше Роза Гыйниятулла кызы белән яшәгән фатирда булып узды.
Завойский урамындагы ике бүлмәле фатирны ветеран 2011 елда алган. Илсур Метшин Сабир Зариповны якынлашып килгән бәйрәм белән котлады һәм яңа фатирда ничек яшәве хакында кызыксынды. Ветеранның хатыны – Роза Зарипова билгеләп узганча, яңа фатирга күчкәнче гаилә Ветераннар йортында яшәгән, ул йорт хакында аларның җылы хатирәләр сакланган. Аларның сүзләренә караганда, яңа фатирда аларга шулай ук бик җайлы. Роза Гыйниятулла кызы Мэрга гаиләгә бирелгән торак өчен рәхмәтен белдерде.
“Безгә Сабир Садыйкович хоккей карарга ярата диделәр, шуңа күрә без аңа телевизор бүләк итәргә булдык”, - дип билгеләде Мэр. Яңа телевизор залда урнашкан.
1943 елда Кызыл армия сафларына чакырыла, Сабир Зарипов Үзәк фронтның 29-нчы укчылар дивизиясендә җәяүле гаскәрнең кече сержанты була. Ул Мәскәү астындагы сугышта катнаша, Смоленск янында яралана, 8 ай госпитальдә дәвалана, шуннан соң демобилизацияләнә.
Сабир Садыйк улы Ватан сугышының 2 дәрәҗә ордены, юбилей медальләре, “Хезмәт ветераны” медале, “Казанның 1000 еллыгы” медале белән бүләкләнгән.
“Бүген булганыбыз – Сезнең кебекләр Ватаныбызны саклаган аркасында гына бар, - дип билгеләде шәһәр башлыгы. – Күкләребез аяз, рәхмәт сезгә”, - дип белдерде Илсур Метшин һәм ветеранга сәламәтлек, иминлек һәм бәхет теләде.
Сугышта яраланганнан соң Сабир Зарипов туган авылына кайта, шунда эшләвен дәвам итә. 1952 елда Казанга күчә, ә 1953 елда өйләнә. 1966 елда С.Зарипов Ташкентка, җир тетрәгәннән соң шәһәрне торгызуга дип китә, үзе йөртүче, хатыны паспорт бүлегендә паспортчы булып эшли.
2005 елда Зариповлар Казанга кайта. Беренче ике елны алар хатынының апасында, бер бүлмәле фатирда яши, 2007 елда Ветераннар йортына күчә, ә 2001 елда С.Зарипов Бөек Ватан сугышы ветераны буларак ике бүлмәле фатир ала.
Зариповлар 4 малай үстергән, 7 оныгы һәм 1 оныкалары бар. Хәзерге вакытта уллары Альфред әти-әнисе белән Казанда яши, калган балалары һәм оныклары Ташкентта һәм Россиянең башка шәһәрләрендә яшиләр.
Зариповлар Мэрга сөйләгәнчә, алар Болгарга барып кайту турында, реставрацияләнгән тарих һәм мәдәният һәйкәлләрен карарга, Ак мәчеттә булырга хыялланалар. Шәһәр башлыгы аларга шундый сәфәрне оештыру турында вәгъдә бирде.
Белешмә өчен: Хәзерге вакытта Казанда 26150 сугыш ветераны яши, шуларның 1815-е – сугыш ветераннары, 600-е – сугыш инвалидлары, 115-е – фашистлар концлагерьларының элеккеге балигъ булмаганнар, 185-е – “Блокадалы Ленинградта яшәүче” билгесе белән бүләкләнгәннәр, 23435 – тыл хезмәтчәннәре, шулай ук 1961 кеше – һәлак булган катнашучыларның тол хатыннары.