Илсур Метшин ветераннар белән яңа станцияләр буенча йөреп кайтты
(KZN.RU, 9-нчы май). Бүген, Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 68 еллыгы уңаеннан, метро төзүчеләр ветераннарга бүләк ясады – Казанда “Авиатөзелеш”, “Төньяк вокзал” һәм “Яшьлек” метро станцияләре ачылды. Авиатөзелеш районында яшәүчеләр шәһәр үзәге һәм Казан шәһәре Идел буе районына кадәр тиз арада барып җитә алачак. Бүгеннән башлап станцияләр сынау режимында эшләячәк.
Казанның метро станцияләрен эшләтеп җибәрүдә Казан Мэры Илсур Метшин катнашты. Беренче пассажирлар, сугыш ветераннары белән шәһәр башлыгы “Русич” поездында “Авиатөзелеш” яңа станциясеннән “Кәҗә бистәсе” станциясенә кадәр барды. Ә ветераннар метрода “Кремль” станциясенә кадәр барды, моннан алар Җиңү парадына юл тотты.
Илсур Метшин ветераннарны бәйрәм белән котлады һәм яңа станцияләрнең казанлыларга һәм, аерым алганда, ветераннарга Җиңү көненә төп бүләк икәнлеген билгеләде. “Әлеге тарихи вакыйганы озак көттек. Яңа станцияләр шәһәрнең ике ахырын тоташтырып тора, 24 минут эчендә Авиатөзелеш районыннан Идел буе районына кадәр барып җитеп булачак. Мондый кыска вакыт эчендә бу араны төнлә машинада да үтеп булмый”, - дип ассызыклады Мэр.
Казан метрополитенының беренче линия икенче пуск участогының яңа өч станциясен куллануга кертү белән пассажирлар агымы кимендә ике тапкыр артыр дип көтелә.
Метро төзүчеләрнең хезмәт җиңүләре моның белән бетми. “Төзелеш эшләрен бер генә көнгә дә туктатмыйбыз. Казан метрополитенының икенче линиясен футбол стадионына китерергә уйлыйбыз. Эш бәйрәм көннәрендә дә туктамый. Мисал өчен, бүген “Дубрава” станциясендә эшне башлыйбыз”, - дип сөйләде журналистларга И.Метшин һәм илебез, республикабыз җитәкчелегенә әлеге проектны тормышка ашырырырга мөмкинлек биргәне өчен рәхмәтен җиткерде. Казан кебек шәһәр өчен “җир асты юлы” – җәмәгать транспортының иң кирәкле төрләренең берсе”, - дип нәтиҗә ясады ул.