Бүген Казанда Агросәнәгать паркы тулы көченә эшли башлады. Россия өчен уникаль булган бу комплекска беренчеләрдән булып Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов килде. Аны Казан Мэры Илсур Метшин, вице-премьер - Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов, Татарстанның икътисад министры Мидхәт Шаһиәхмәтов озата йөрде.
Агросәнәгать паркы – республика авыл хуҗалыгында кече һәм урта эшкуарлыкны үстерүгә юнәлдерелгән технологик комплекс. Ул 8,5 гектар мәйданда урнашкан, төп бинаның мәйданы 54 мең квадрат метр. Сәүдә мәйданнары 13,8 мең квадрат метр тәшкил итә, шулай ук комплекста склад урыннары, ветеринария лабораториясе, кафе, 38 номерлык кунакханә һәм авыл хуҗалыгы продукциясен эшкәртү өчен җитештерү урыннары каралган. Хәзер Агросәнәгать паркында 257 резидент үз продукциясен сата, ипи пешерү цехы эшли башлаган, ит продукциясен эшкәртү цехы эшләп китәргә әзерләнә.
Татарстан Президенты күрсәтмәсе буенча Агросәнәгать паркында авыл хуҗалыгы товарларын җитештерүчеләр яисә авыл хезмәтчәннәренең кулланучылар кооперативлары гына үз продукциясен сата ала, бу эшкә арадашчылар кушылмаска тиеш.
Агросәнәгать паркында булганда Татарстан Президенты сәүдә рәтләрен карап чыкты, сатып алучылар һәм сатучылар белән сөйләште. Рөстәм Миңнеханов сәүдә цехларына, ветеринария лабораториясенә, кафега керде. Ул Казан мэры Илсур Метшинга Агросәнәгать паркына килүче транспорт мәсьәләсен җайга салырга - "Фәйзи урамы" тукталышыннан җәяүлеләр өчен юл салырга, комплекска автобус маршрутлары уздырырга кушты.
Комплексны төзү һәм төзекләндерү бәясе, Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов сүзләренчә, хәзерге вакытка 2,4 млрд сум тәшкил итте, бу акчалар федераль һәм республика бюджетларыннан бүлеп бирелгән иде. Марат Әхмәтов журналистларга биргән интервьюсында белдергәнчә, хәзерге вакытта җитештерү цехлары өчен технологик җайланмалар сатып алуга федераль бюджетттан өстәмә акчалар бүлү мәсьәләсе карала.
Марат Әхмәтов ассызыклаганча, аренда түләүләре исәбеннән инвестицияләрне кире кайтару бурычы комплексны агымдагы тотуга гына юнәлгән. Шул ук вакытта башлангыч чорда Агросәнәгать паркын тотуга Татарстана бюджетыннан өстәмә субсидияләр дә бүленәчәк.
"Агросәнәгать паркы" ДАУ директоры Олег Власов хәбәр иткәнчә, яңа комплекста Казанның башка базарлары белән чагыштырганда аренда түләве якынча икеләтә ким булачак. Аерым алганда, витриналы сәүдә урыны авыл кешесенә аена 12 мең сумга төшәчәк, бу суммага барлык түләүләр дә керә, дип хәбәр итә ТР Президенты Матбугат хезмәте.
Фоторепортаж
Видеорепортаж