(KZN.RU, 12-нче май). Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Казанда тарихи биналарны торгызуның барышы белән танышу өчен Иске Татар бистәсе буйлап җәяү узды. Аны Казан Мэры Илсур Метшин, Татарстан Республикасы төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры Ирек Фәйзуллин, Татарстан Республикасы Президенты ярдәмчесе Олеся Балтусова озатып йөрделәр.
Сафьян урамында Рөстәм Миңнеханов өч тарихи бинаны карап чыкты. 1-нче йорт, Татарстан Республикасы Президенты ярдәмчесе Олеся Балтусова сүзләренчә, биналарны торгызуның иң яхшы үрнәкләреннән берсе – реставраторлар беренче катның кирпеч өлешен мөмкин кадәр күбрәк саклап калганнар, ә икенче, агач катта яңа бүрәнәләр белән бергә, бинаның үз бүрәнәләре дә кулланылган.
Сафьян урамы буенча Апанайлар усадьбасына караучы өченче йортны торгызырга кирәк, әмма әлегә кадәр милек мәсьәләсе хәл ителмәгән. Казан Мэры Илсур Метшин Татарстан Республикасы Президентына якын киләчәктә инвесторга тапшыру өчен шушы мәсьәләне хәл итәргә вәгъдә итте.
Апанайлар усадьбасының XVIII гасыр азагында төзелгән һәм озак вакытлар ташландык хәлдә торган төп йортын реставрацияләү төгәлләнеп килә.
Әлеге җәяүле сәфәрдә катнашучылар Каюм Насыйри урамы буйлап уздылар, торгызылган тарихи биналарны карап чыктылар. Татарстан Президенты урамны төзекләндерү мәсьәләсен хәл итәргә – җәяүлеләр өчен киң тротуарлар корырга, урамны тиешенчә яктыртырга, урам буйлап автотранспорт йөрешен чикләргә кушты.
Апанай мәчете белән янәшә Рөстәм Миңнехановка Күнче урамын торгызу проектын тәкъдим иттеләр. Мәчет кырыннан узучы бу кыска җәяүле урамы Насыйри һәм Мәрҗани урамнарын тоташтырачак, аны Иске Татар бистәсе рухында формалаштыру тәкъдим ителә.
Татарстан Президенты Насыйри урамындагы нык искергән 12-нче йортка игътибар итте. Бу йортта җиде гаилә яши икән, реставрацияли башлаганчы аларны торак белән тәэмин итәргә кирәк. Рөстәм Миңнеханов бу мәсьәләне хәл итүне шушы йортны реставрацияләү өчен җаваплы Татарстан Республикасы Урман хуҗалыгы министрлыгына йөкләде.
Сәфәр азагында Татарстан Президенты Татарстан, Насыйри, Мәрҗани һәм Зәйни Солтан урамнары арасындагы тулы бер тарихи кварталны торгызуның барышы белән танышты. Монда инвесторлар, аерым биналарны гына торгызып калмыйча, Иске Татар бистәсе рухын торгызу өчен Кушаев, Казаков, Сабитовлар усадьбаларының эчке ишегалларын да төзекләндерергә керешкәннәр. Биналарда кафе, рестораннар, остаханәләр урнашачак, анда килүчеләр үзләрен традицион кәсепләрдә сынап карый алачаклар. Реставрация эшләренең күбесен Универсиадага тәмамларга өметләнәләр, дип хәбәр ТР Президентының матбугат хезмәте.
Фоторепортаж
Видеорепортаж