Сезон башланганнан бирле шәһәрдә 5231 агач һәм 15 куаклык утыртылган.
(KZN.RU, 13-нче май). Казанда санитар чистарту, яшелләндерү һәм төзекләндерү эшләре дәвам итә. Эшләр барышы турында бүген эшлекле дүшәмбедә Төзекләндерү һәм торак-коммуналь хуҗалык буенча Башкарма комитет Җитәкчесе урынбасары Александр Лобов җиткерде.
Аның мәгълүматларына караганда, санитар чистарту икеайлыгы башыннан шәһәрдән 208 мең кубометр төрле чүп-чарлар, 167 мең көнкүреш, 41 мең эре габаритлы һәм төзелеш калдыклары чыгарылган. Тулаем алганда әлеге эштә 213 мең кеше катнашкан, эш башланганнан бирле 6112 техник берәмлек кулланылган, бу исә тәүлегенә уртача 169 техник берәмлек куланылган дигән сүз.
17,3 млн.кв.метр мәйданда машиналар йөри торган юллар һәм тротуарлар чистартылган, ягъни планның 86% үтәлгән. “Пычрактан чистартылган юллар һәм тротуарлар даими рәвештә юдыртылып тора”, - дип хәбәр итте А.Лобов. Май аенда юлларны чистартуга тәүлегенә уртача алганда 185 техника кулланылган.
А.Лобов шулай ук шәһәрдә бәдрәф модульләрен урнаштыру дәвам иткәнлеген җиткерде. “Бүгенге көндә 23 модульнең 13-е куелган. Аларны электр чыбыкларына тоташтыру бара. Якын көннәрдә алар эшли башлаячак”, - дип җиткерде ул.
Бакчалар, парк һәм скверлар тулысынча (гомуми мәйданы 245 га) чистартылган. Хәзерге вакытта яшел зоналарны тиешле тәртиптә тоту эшләре алып барыла, дип өстәде Башкарма комитет Җитәкчесе урынбасары. Торак секторда 17 млн. кв. метрдан артык ишегалды территорияләре рәткә китерелгән, 3900 ишегалды чистартылган. А.Лобов сүзләренә караганда, 5231 агач һәм 15 мең куаклык утыртылган.
Утыртылган үсемлекләргә көн саен су сибәләр, дип өстәде ул. “Тәүлегенә уртача алганда 22-ләп машина агачларга су сибәргә чыга. 30-нчы апрельдән башлап, 4 мең кубометр су сарыф ителгән. Көн саен уртача алганда 5 мең агачка су сибелә”, - дип билгеләп үтте Александр Лобов. Ул шулай ук 20 агачка 1 кубометр туры килгәнен әйтте, су сибүнең вакыт аралыгы – 3 көнгә 1 тапкыр. “Эшләрнең сыйфаты Тышкы төзекләндерү комитеты тарафыннан тәүлек буена катгый контрольдә тора”, - дип ассызыклады А.Лобов.
Үсентеләргә су сибү һәм аларны тиешенчә карауның әһәмиятлелеген Казан Мэры Илсур Метшин да билгеләп үтте. “Яшел рекорд” кысаларында зур эш башкарылды. Бүген аларның тернәкләнеп китүе бик тә мөһим, моның өчен су сибеп һәм тиешенчә карау сорала. Әлбәттә, тернәкләнеп китә алмаганнары да булачак, ансыз гына булмый, әмма без үсентеләрне саклар һәм үстереп җибәрер өчен максималь көчне куярга тиешбез”, - дип билгеләде шәһәр башлыгы.