Бу елда шәһәрдә 149 чүплек, чүп өемнәре һәм чүпләнгән территорияләр табылган.
(KZN.RU, 13-нче май). Бүгенге эшлекле дүшәмбедә Казан Мэры Илсур Метшин законсыз чүплекләрне юкка чыгарырга һәм аларның барлыкка килүләрен катгый контроль астына алу буенча тиешле чаралар күрергә кушты.
Административ-техник инспекция идарәсе җитәкчесе Рамил Муллин киңәшмәдә җиткергәнчә, бүгенге көндә Казанда көнкүреш калдыкларыннан барлыкка килгән законсыз 149 чүплек өеме ачыкланган. Шуларның 74 – чүплек, 46 – чүп өемнәре (күләме буенча 30 кубометрдан азрак булганнары) һәм 39 – чүпләнгән территорияләр. Әлеге урыннарның 14-е проблемалы булып санала – биредә чүп-чарлар елдан-ел барлыкка килеп тора. Проблемалы участокларның 10-сы муниципаль җирдә урнашкан. Р.Муллин билгеләп үткәнчә, узган елда проблемалы урыннарның саны 56 булган.
Бүгенге көндә, Административ-техник инспекция идарәсе җитәкчесе мәгълүматларына караганда, законсыз рәвештә чүплекләр барлыкка килгән 24 урын юкка чыгарылган, шуларның 6-сы – чүплекләр, 9-ы – чүп өемнәре, 9-ы – чүп-чарланган территорияләр. Шуларның 19-ы муниципалитет җирендә урнашкан, 5-се – башка милекчеләр территориясендә.
Бүгенге көндә төрле законсыз чүп-чар өемнәре буенча 125 урын калып килә (99 – муниципалитет территориясендә, 26 – башка милекчеләр җирендә). Авиатөзелеш һәм Яңа Савин районнарында – 27, Вахитов һәм Идел буе районында – 58, Киров һәм Мәскәү районында – 14, Совет районында – 26.
Рамил Муллин шулай ук төзекләндрерү кагыйдәләрен бозучыларга карата 800 беркетмә төзелгәнлеген хәбәр итте, аларның штрафы 9 миллион сумнан артып китә.
Казан Мэры Илсур Метшин, үз чиратында, әлеге тәртип бозуларга катгыйрак җәза булдырырга боерды. “Без шәһәрдә санитар чистарту эшләрен дәвам итәбез. Административ-техник инспекция идарәсе төрле чүплекләр барлыкка килү фактларына каршы чик куярга тиеш. Аларның саны көн саен кимергә тиеш”, - дип билгеләде шәһәр башлыгы.