(KZN.RU, 13-нче май). Казанда алман сервис-виза үзәге ачылды. Хәзер виза алу тагын да оперативрак һәм уңайлырак булачак, бу исә Казан һәм Германия тагын да якынаячак. Бу хакта бүген Татарстан башкаласы Мэры Илсур Метшин ачылу тантанасы вакытында җиткерде.
Алман визасын рәсмиләштерү Таҗи Гыйззәт урамы буенча 4 йорттагы берләшкән виза үзәгендә башкарырга мөмкин.
Германиянең Россия Федерациясендәге гадәттән тыш илчесе Ульрих Бранденбург Казанда виза үзәге ачу турындагы карар кабул итүне Татарстанның динамик үсешле төбәк, ә аның башкаласы – заманча мегаполис булуы белән аңлатты.
“Казанда алман капиталы катнашында 46 фирма эшләп килә. Татарстанның Россия үсешендә никадәр мөһим роль уйнаганын беләбез. Узган елда без Россиядән 760 мең турист кабул иттек, быел аларның тагын да күбрәк булачагына ышанабыз”, - дип белдерде Ульрих Бранденбург.
“Безнең өчен бу шактый әһәмиятле вакыйга. Казан һәм Германия төрле өлкәләрдә хезмәттәшлек итәләр: мәгариф, медицина, спорт, сәясәт. Кабул ителгән карарыгыз өчен рәхмәтемне белдерәм. Бүгеннән алман визасын рәсмиләштерүгә документлар тапшыру эше тагын да җиңеләя, бу исә Татарстан һәм Германиянең якынаюына китерер дип ышанабыз”, - дип билгеләде үз чиратында Илсур Метшин.
Тантана ахырында Илсур Метшин һәм Ульрих Бранденбург кызыл тасманы кисеп, алман сервис-виза үзәге эшенә старт бирделәр.