"Казан” ПСО компаниясе ял көннәрендә килеп чыккан гадәттән тыш хәлдә үзенең гаебен таныды һәм казанлылардан гафу үтенде.
(KZN.RU, 13-нче май). Өченче төньяк канализация коллекторында килеп чыккан авария сәбәпләре яхшылап тикшерелергә, гаеплеләр үз җәзаларын алырга тиеш. Бу хакта бүгенге эшлекле дүшәмбедә Казан Мэры Илсур Метшин җиткерде. Аның фикеренчә, булган хәлгә шәһәр прокуратурасы үз бәясен бирергә тиеш.
Исегезгә төшерәбез, 20 метрга сузылган коллектор участогы “Казан” ҖЧҖ алып барган Әмирхан һәм Чистай урамнары киселешендәге җир асты юлы төзелеше вакытында үтәли тишелгән. Нәкъ менә әлеге коллектор аркылы шәһәрнең Дәрвишләр бистәсе һәм Яңа Савин райоынының көнчыгыш өлешеннән хуҗалык-фекаль канализациясе сулары агып чыга. Авария нәтиҗәләрен юкка чыгару өчен, җимерелгән 1400 мм диаметрлы канализация коллекторы участогына параллель рәвештә уеп кую өчен ике камералы 50 метр озынлыктагы яңа коллектор участогы төзелеше турында карар кабул ителде.
Нигез чокырын җимерелгән коллектордан даими су басып торуы эшләрне башкарырга комачау итә. Шуның аркасында әлеге районда 10-нчы майның төнге береннән су белән тәэмин итү туктатыла. Яңа Савин районының бер өлеше һәм Дәрвишләр бистәсе сусыз кала.
“Водоканал” МУП директоры Андрей Егоров сүзләренә караганда, 12 майда 17.00 сәгатьтә аварияне туктату буенча барлык чараларны башкарганнан соң, коллекторны уя башлыйлар. Сәгать төнге 2.00-дә кайнар суны бирү яңадан торгызыла”, - дип җиткерде А.Егоров.
Башта әлеге йортларда 11-нче май кичендә су бирелер дип көтелгән иде. “Водоканал” МУП директоры сүзләренә караганда, тоткарлыклар траншея диварларын ныгыта торган бетон измәсе катып өлгермәү сәбәпле, коллектор аркылы калдыкларны юып төшерү, сүндерүгә карамастан, башкаралып торды, җир сулары да комачаулаган.
Авиатөзелеш һәм Яңа Савин районнары адмиистрациясе башлыгы Тимур Алибаев сүзләренә караганда, иң беренче чиратта социаль объектлар – 1-нче бала табу йорты, 7-нче шәһәр хастаханәсе, Балалар йорты һәм Күмәч-кондитерлык комбинаты - су белән тәэмин ителде. Торак микрорайоннарга су алып килү мәсьәләсенә килгәндә, аны иң беренче чиратта “Водоканал” МУП мишиналары башкарды. “Суны сүндергәннең икенче көнендә суны алып килүгә без сәнәгать предприетиеләре, төзекләндерү оешмалары машиналарын да җәлеп иттек, чөнки эчәр судан кала зур күләмдә техник су да кирәк иде”, - диде Т.Алибаев.
“Халык алдында гафу үтенәсе генә кала безгә. Бу уңайсызлык кына түгел, өч көн буе сусыз тору тәмуг газабына тиң”, - диде шәһәр башлыгы.
“ПСО-Казан” ҖЧҖ генераль директоры Равил Җиһаншин тудырылган уңайсызлыклары өчен шулай ук казанлылар алдында гафу үтенде.
“Мин, компания җитәкчесе буларак, казанлылар алдында гафу үтенәм. Бу уңайсызлыклар гына түгел, бу чын мәгънәсендә гадәттән тыш хәл”, - диде ул. Р.Җиһаншин шулай ук Әмирхан-Чистай чишелеше баштан ук гади генә булмавын билгеләде: биредә күпләгән челтәрләр бәйләнеше бар, алар төрле вакытта һәм төрле тирәнлектә куелган. “Без үз гаебебезне таныйбыз”, - дип ассызклады Р.Җиһаншин һәм хәзерге вакытта компаниядә тикшерү барганлагын, аның нәтиҗәләре буенча гаеплеләр үз җәзасын алачагын билгеләп үтте.
Шәһәр башлыгы Казан прокуроры Илдус Нәфыйковка әлеге гадәттән тыш хәлгә үзенең хокукый бәясен бирергә кушты. “Гади генә төзелеш нормаларын һәм таләпләрен сакламау, проект буенча каралган эшләрне тиешенчә үтәмәү аркасында, йөз меңләп кеше сусыз калды. Әлеге авария җентекләп тикшерелергә тиеш. Кыска вакыт эчендә сезнең профессиональ фикер җиткерүегезне сорыйм”, - диде И.Метшин, шәһәр прокурорына мөрәҗгать итеп.
“Бу төзүчеләрнең үз эшләренә бармак аша каравы, - дип дәвам итте шәһәр башлыгы. – Иң мөһиме тикшерү эшләре җаваплы затлар, бигрәк тә төзүчеләр өчен сабак булырга тиеш”.
Мэр шулай ук җылылык белән тәэмин итү челтәрләрен пресслау сроклары әлеге йортларда күчереләчәген билгеләде. “Кешеләргә болай да авырга туры килде - өч тәүлек сусыз тордылар. Районнарда кайнар суны сүндерү срокларын бер төркем кешеләрдәге сынаулар икенчеләре төшмәслек итеп билгеләргә кирәк”, - диде шәһәр башлыгы һәм су белән тәэмин итү һәм канализация хезмәтенең күрсәтелмәве өчен әлеге көннәрне кварплатадан чигерергә кушты.