(KZN.RU, 13-нче май). Бүген Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Казан Кремлендә, шәһәр метрополитенының яңа өч станциясен тапшыру уңаеннан, метро төзүчеләрне кабул итте. Тантаналы чара барышында “Казметрострой” ААҖ хезмәткәрләренә бүләкләр тапшырды.
Чарада катнашучыларны сәламләп, Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Казанда яңа 3 метро станциясе ачылышын Россиянең барлык метро төзүчеләре өчен зур вакыйга буларак билгеләде. “Бик кыска вакыт эчендә без өч станция төзедек, һәм хәзерге вакытта безнең 10 станция бар, 17,3 километр метро. Беренче станциядән соңгы станциягә кадәр 24 минут эчендә барып җитеп була, - дип искәртте ТР Президенты. – Төзүчеләрнең, проект төзүчеләре, эксплуатантларның зур хезмәтенең нәтиҗәсе бу”.
“Казанда 17 ел эчендә метро төзи торган иң яхшы оешмаларның берсе үсеп чыкты. Хәзерге вакытта сез Тататрстанда гына түгел, Мәскәүдә дә эшлисез, - дип мөрәҗәгать итте Рөстәм Миңнеханов. – Бу – сезнең осталыгыгызны тану дигән сүз”.
Метро төзүчеләр тарафыннан башкарылган шактый күләмле эш турында сөйләгәндә, ТР Президенты яңа өч станциянең төзелеше 15 млрд сумга чыкканын билгеләде, 600 мең кубометр җир чыгарылган, 83 мең кубометр бетон салынган, 250 километр кабель сузылган. Һәм әлеге эш артык киеренкелек тудырмыйча үткәрелде”, - дип ассзыклады Рөстәм Миңнеханов.
ТР Президенты Казанда метро булу шәһәрнең конкурентлыкка сәләтле өстенлеге, дип атады. “Казан кебек шәһәрләр өчен тагын да нәтиҗәлерәк транспорт карарлары әлегә уйлап чыгарылмаган, бу котылу да, шәһәрнең казанышы да”, - дип саный Р.Миңнеханов.
Ул метро төзелешендә катнашкан оешмаларга килешеп башкарылган эш өчен рәхмәтен белдерде. Татарстан Президенты “Казметрострой” ААҖ генераль директоры Марат Рәхимовка “Татарстан Республикасы каршындагы казанышлары өчен” ордены белән бүләкләде. Ул шулай ук предприятие хезмәткәрләренә бүләкләр тапшырды, дип хәбәр итә ТР Президентының матбугат хезмәте.
Марат Рәхимов, үз чиратында, җөмһүриятебез Башлыгына метро төзүчеләрнең эшенә югары бәя биргәне өчен рәхмәтен белдерде һәм “Казметрострой” ААҖ алга таба да шәһәребез һәм республика файдасына эшләргә әзерлеген җиткерде. “Шәһәр һәм республикабыз тарафыннан безнең алга куелган барлык мәсьәләләрне дә хәл итәрбез”, -дип белдерде Марат Рәхимов.
Фоторепортаж