(KZN.RU, 13-нче май). Традицион “соңгы кыңгырау” Казан мәктәпләрендә 25-нче май көнне чыңлаячак. Уку елы беренче сыйныфлар өчен 26-нчы май көнне тәмамлана, калган укучылар өчен җәйге каникуллар 31-нче майда башлана. Бу хакта аппарат киңәшмәсендә Мәгариф идарәсе башлыгы Илсур Һадиуллин җиткерде.
Илсур Һадиуллин билгеләп узганча, агымдагы уку елы Универсиадага әзерлек эгидасы астында узды, мәктәпләрдә йөзләп спорт чаралары һәм конкурслары үткәрелгән. “Әмма Универсиада үткәрү балаларның җәйге ялын оештыру мәсьәләсенә үз төзәтмәләрен кертте. Сәламәтләндерү лагерьларында 18 мең мәктәп укучысы, шуларның 15 меңе – көндез ял итеп, мәктәп каршындагы лагерьларда ял итәчәк. 130 мәктәп каршындагы лагерь 28 майдан башлап 21 июньгә кадәр, атнасына 6 көн эшләячәк, ә мәктәпләрендә капиталь ремонт узачак учреждение укучылары якындагы мәктәпләрнең лагерьларына йөриячәк”.
15-нче май көнне Казанда “Игътибар, балалар!” операциясе старт ала, аның кысаларында шәһәрнең ЮХИДИ белән бергәлектә юлларда балалар травматизмына профилактика буенча сыйныф сәгатьләре үткәреләчәк. “Шулай ук, Казан Мэры йөкләмәсе буенча барлык мәгариф учреждениеләрендә җәмәгать урыннарында, суда куркынычсыз тоту буенча дәресләр һәм тренинглар үтә, террористлыкка каршы чараларга багышланган ата-аналар җыелышы уза”, - дип билгеләде Илсур Һадиуллин.
2013 елда мәктәпләр базасында дәүләт имтиханнарын тапшыру буенча 80 пункт ачылачак, шула исәптән 6-сы – сәламәтлеге ягыннан мөмкинлекләре чикле булган балалар өчен. Бердәм дәүләт имтиханын чыгарылыш сыйныф укучылары 27 майдан башлап 19 июньгә кадәр тапшырачак. Быел 14 фән буенча БДИны 6 меңнән артык 11 сыйныф укучысы тапшырачак. БДИны өстәмә тапшыру 21-27 июнь көннәренә туры килә. Быел мәҗбүри предметлар буенча минималь баллар: математика буенча 24 балл һәм рус теле буенча 36 балл.
Дәүләт нәтиҗә аттестациясе (кече БДИ) 28 май-17 июнь көннәрендә Казанның 10 меңнән артык 9 сыйныф укучылары өчен үткәрелә. Илсур Һадиуллин хәбәр иткәнчә, 20 апрель – 6 май көннәрендә Казанда 9 сыйныфның 23 чыгарылыш сыйныф укучысы өчен вакытыннан алда ГИА тапшыру булган, барысы да мәҗбүри фәннәрне уңышлы тапшырган.
Казан Мэры Илсур Метшин ассызыклап узганча, мәктәпләрне капиталь ремонтлау да, Универсиадага әзерлек тә мәктәпләрдә дәүләт имтиханнарын уңышлы тапшыруга, шулай ук югары уку йортларына керүгә комачауларга тиеш түгел.
Аерым игътибарны шәһәр башлыгы дәүләт имтиханнарын үткәрү вакытындагы тәртип бозу мөмкинлегенә бирергә кушты. “БДИ тәртибен бозу фактлары, шул исәптән Татарстанда да теркәлә. Балаларны моңа өйрәтергә ярамый. Тормышларында әле имтиханнар шактый булыр, анда инде ярдәм итүчеләр булмаячак”, - дип белдерде шәһәр башлыгы.
Ахырда Мэр чыгарылыш сыйныф укучыларына имтиханнарны уңышлы тапшыруларын теләде һәм “соңгы кыңгырау”ны лаеклы рәвештә үткәрергә кушты.