(KZN.RU, 13-нче май). 18-нче май көнне Казан музейлары “Музей төне” халыкара акциясендә катнаша. Акция кысаларында беренче мәртәбә “Черек күл” паркында ТР Рәссамнар берлеге катнашында Мәдәният идарәсе, “Прометей” ут-музыка үзәге оештырган актуаль сәнгать күргәзмәсе узачак. Бу хакта аппарат киңәшмәсендә Мәдәният идарәсе башлыгы Айгөл Горнышева хәбәр итте.
18-нче май көнне 30 ел дәвамында дөньяның күп илендә Халыкара музейлар көнен билгеләп үтәләр. Айгөл Горнышева сүзләренә караганда, “Музей төне” акциясе, аеруча яшьләр арасында, шактый популярлык казанган. “Чара интерактив формада уза, биредә һәр килүче вакытлыча рәссам, скульптор яисә декоратив-кулланма сәнгать остасына әйләнә”, - дип билгеләде ул.
Акцияне гадәттәгечә ТР Милли музее үткәрә, биредә исә бәйрәм чарасы 18-нче май көндезге 12-дә башлана һәм 19-нчы май көнне иртәнге 4-кә кадәр дәвам итәчәк.
Айгөл Горнышева шулай ук бүген “Хәзинә” милли сәнгать галереясендә 2013 елгы Универсиадага багышланган “Спорт. Сәламәтлек. Матурлык” күргәзмәсе ачылганын искә төшерде. Экспозицияне Дәүләт Третьяков галереясе, Рус Дәүләт музее (Санкт-Петербург) һәм Физик культура һәм спорт үзәк музее (Мәскәү) катнашында ТР Сынлы сәнгать дәүләт музее әзерләгән.
Казан Мэры Илсур Метшин якын арада берничә музей проектын тәмамларга һәм “Музей төне” кысаларында узачак чараларны лаеклы рәвештә үткәрүне йөкләде.