(KZN.RU, 14-нче май).Бүген Татарстан Республикасы Президенты Р.Н. Миңнеханов Казан Кремлендә өченче мәртәбә Россия чемпионнары исемен яулаган "Динамо-Казан" клубы волейболчылары белән очрашты. Очрашуда шулай ук Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе Ф.Х. Мөхәммәтшин, Казан шәһәре Мэры Илсур Метшин һәм башка рәсми затлар катнашты, дип хәбәр итә ТР Президентының матбугат хезмәте.
"Динамо-Казан" клубы үткән якшәмбе көнне, финал сериясенең дүртенче матчында Мәскәүдә башкаланың "Динамо" клубын җиңеп, өченче мәртәбә рәттән Россия чемпионаты алтын медальләрен яулады.
Бүген чемпионкаларны сәламләп, Рөстәм Миңнеханов җиңү уенчыларның, тренерларның, спонсорларының тырыш хезмәте нәтиҗәсе булуны билгеләп үтте. "Без сезнең белән горурланабыз, Мәскәүдә ирешкән җиңүегез безне бик сөендерә", - дип мөрәҗәгать итте Татарстан Республикасы Президенты волейболчыларга.
Ул Татарстан Республикасы Волейбол федерациясенең, "Динамо" ФСОның, спонсорлар клубының шушы уңышка керткән өлешен билгеләп үтте.
Рөстәм Миңнеханов сүзләренчә, профессиональ волейбол клубларының уңышлары нәтиҗәсендә республикада бу спорт төре популярлаша бара. Татарстан Республикасы Президенты сөйләгәнчә, Татарстан районнарында төзеләчәк яңа спорт мәйданчыкларында волейбол өчен аерым урыннар каралган.
"Сез безнең үрнәгебез, һәм без сезнең уңышларга шатланабыз, - диде Рөстәм Миңнеханов спортчыларга. – Сезне котлыйм һәм сезгә рәхмәт белдерәсем килә, киләчәктә дә безнең команда илебездәге иң яхшы командаларның берсе булып калды. Бәлки, дөньяда иң яхшы, ә нәрсә - бик мөмкин хәл бит. Ә без киләчәктә дә волейболга ярдәм күрсәтәчәкбез һәм сезнең белән горурланырбыз".
Рөстәм Миңнеханов Татарстан Республикасы Президенты Рәхмәт хатын клуб коллективына тапшырды, ә "Динамо-Казан" ның баш тренеры Ришат Гыйләҗетдиновка, капитаны Мария Бородаковага һәм команданың әйдәүче уенчыларыннан берсе Екатерина Гамовага "Татарстан Республикасының атказанган физик культура һәм спорт хезмәткәре" мактаулы исемен бирде.
Җавап сүзендә чемпионкаларның баш тренеры Ришат Гыйләҗетдинов команданың, илебез чемпионатында җиңеп, алтын медальләр алып, Кремльгә килү очрагы гадәткә әйләнеп баруын билгеләп үтте. Ул клыб җитәкчелегенә һәм спонсорларга рәхмәт белдерде. "Минемчә, республика, шәһәр өчен олы җиңү", - диде Р. Гыйләҗетдинов.
"Менә өченче ел инде без илдә иң көчле команда булуыбызны раслыйбыз, - диде команда капитаны Мария Бородакова. – Бу Кремльгә килү гадәтебез киләчәктә дә сакланып калыр дип ышанабыз".
Клуб исеменнән Гыйләҗетдинов һәм Бородакова Рөстәм Миңнехановка Минниханову 2012-2013 ел сезоны Россия чемпионатының алтын медален, команданың чемпион фотографиясен һәм "алтын" волейбол тубын тапшыралар. Ә Татарстан Республикасы Президенты "Динамо-Казан" клубының матди-техник базасын ныгытуга 5 миллион сум акча биреләчәген хәбәр итте.