Илсур Метшин башкарылган эшләрнең сыйфатын тикшерде.
(KZN.RU, 14-нче май). Казанда 2013 елгы капиталь ремонт программасы буенча беренче йорт тапшырылды. Башкарылган эшләр сыйфаты белән Октябрьнең 40 еллыгы урамы, 15 адресы буенча Татарстан башкаласы Мэры танышты.
Октябрьнең 40 еллыгы урамы, 15 адресы буенча урнашкан торак йорт 1968 елда төзелгән. Биредә яшәүчеләр сүзләренә караганда, әлеге вакыт эчендә биредә капиталь ремонт бер генә тапкыр да үткәрелмәгән. Ремонт барышында җылыту, электр, су белән тәэмин итү системалары, канализация, түбә алмаштырылган, фасадка ремонт ясалган, подъездга косметик ремонт эшләнгән. Шул ук вакытта, “СК Талига” ҖЧҖ подрядчы оешмасы директоры Андрей Закамский билгеләп узганча, яңа эшләү ысуллары кабул ителгән. Аерым алганча, батарейларда катылык кабыргалары куелмаган, бу исә чүпләнүдән саклый һәм җылы югалтуны киметә. Фасадны ремонтлау вакытында юешләнүдән саклый торган махсус буяу кулланылган.
Илсур Метшин халыктан башкарылган эшләрнең сыйфатына нинди бәя бирүләре белән кызыксынды. “Безнең сүзебез юк. Берәр нәрсәдән канәгатьсезлек белдерергә теләгән идек тә, сәбәбен таба алмадык”, - дип шаярдылар шәһәрлеләр.
Әлеге йортта яшәүче, бу елның октябрендә 80 яшен тутырачак иң олы ханымнарның берсе мондый сыйфатлы ремонтның гомерендә дә күргәне булмаганын билгеләде. “Барысын буядылар, яңа плитка җәйделәр, хәтта почта тартмаларын да яңарттылар, баскыч рәшәткәләре буенча йөрүе үзе бер ләззәт”, - дип сөйләде ул.
Биредә яшәүчеләр подрядчыларга барлык үтенечләрне вакытында үтәп барганнары өчен рәхмәтен белдерде. “Баштан ук йортта яшәүчеләр белән тыгыз элемтәдә эшләү бурычын куйдык. Шуңа күрә барлык эшләрне ахыр нәтиҗәдә үзегез кабул итәсез. Гомумән, хакимият һәм халыкның мондый тандемы, капиталь ремонттан кала, башка өлкәләрдә дә кулланылсын иде”, - диде Илсур Метшин.
Шәһәрнең ТКХ комитеты җитәкчесе Искәндәр Гыйниятуллин сүзләренчә, программа кысаларында быел Казанда 1,33 млрд сумга 154 йортны ремонтлау планлаштырыла. Әлеге эшкә үзләрен уңай яктан күрсәткән 35 оешма җәлеп ителгән.
“Капиталь ремонт буенча эшләрне оештыру ел саен камилләшә бара. Әгәр элек тулысынча ремонтланган беренче йортны июнь ахырында тапшырсак, менә инде икенче ел рәттән бу май аена туры килә. Тулаем алганда, шәһәр буенча ниятләнгән эшләрнең өчтән бер өлеше эшләнгән”, - дип хәбәр итте комитет җитәкчесе.
Ахырда Казан Мэры подрядчыларның гарантия йөкләмәсен үтәргә тиешлеге, ачыкланган җитешсезлекләрне бетерергә тиешлеге хакында искә төшерде. “Әмма үзегез дә дөрес эксплуатация өчен җаваплы булуыгызны аңларга тиешсез. Подъезддагы ремонт үзегездән тора, һәрберегезгә дә полицейский куя алмыйбыз бит инде”, - диде шәһәр башлыгы.
“Озак һәм бәхетле яшәгез, балаларыгыз сөендереп торсын үзегезне. Ә без, вәгъдә иткәнчә, шәһәрне төзекләндерүне дәвам итәчәкбез, һәм үзәктә генә түгел. Әле күптән түгел генә без Киров районында тормыш бармы соң дип шаяра идек. Хәзер без “Әйе!” дип әйтәбез. Соңгы елларда биредә “Баско” заманча боз сарае барлыкка килде, авария хәлендәге бинадан балалар поликлиникасы чыгарылган, анда хәзер иң заманча җиһазлар, әлеге юнәлештә һичшиксез дәвам итәчәкбез”, - дип нәтиҗә ясады Илсур Метшин.