Казанлылар үзләрен борчыган мәсьәләләр буенча шәһәр районнары администрацияләренә түләүсез юридик ярдәмгә мөрәҗәгать итә ала.
(KZN.RU, 14-нче май). Казан Мэры Киров һәм Мәскәү районнары администрацияләрендә ачылган түләүсез юридик консультация эшләрен бәяләде. Юридик мәсьәләләр буенча теләсә кем мөрәҗәгать итә ала торган мондый кабинетлар шәһәрнең барлык район администрацияләрендә ачылды.
Биредә атнасына 3 тапкыр Казан (Идел буе) федераль университетының юридик факультетында белем алучы югары курс студентлары үзләренең остазлары белән халыкка консультация бирә. Илсур Метшин билгеләп үткәнчә, Мэрия һәм КФУ юридик факультетының уртак проекты барлык шәһәрлеләрнең ихтыяҗын канәгатьләндерерлек итеп уйланылган.
Әлегә консультацияләрнең эш графигы июнь ахырына кадәр эшләнелгән. Яңа уку елы башлану белән консультиацияләр эше яңартылачак.
3 курсны тәмамлаган яшь юристлар билгеләп үткәнчә, төп хокукый сорауларга нигезле консультация бирер өчен туплаган белем җитә. Шулай да сүз искәрмә булган очраклар турында барса, педагогларга мөрәҗәгать итәргә туры килә.
КФУның юридик факультеты укытучылары, үз чиратларында, проектта катнашучы студентлар белемнәре белән шаккаттыра, эш барышында аларга карата бернинди дә шелтәләр күзәтелми, дип ышандырдылар Илсур Метшинны.
“Казан университетының юридик факультеты һәрвакытта данлыклы булды. Хәзерге вакытта студентлар алган белемнәрен гамәли яктан файдалы кулланалар, бу алар өчен яхшы практика, алар янына бит кешеләр әһәмиятле мәсьәләләре белән мөрәҗәгать итә. Без һичшиксез бу проектка, әлеге түләүсез юридик ярдәм практикасы алга таба да дәвам итә алсын өчен, теләктәшлек белдерәчәкбез. Бу студентлар өчен дә, халык өчен дә зур плюс булып тора”, - дип билгеләде Казан Мэры.
Исегезгә төшерәбез, шәһәр районнарында “юридик клиника”лар ачу карары Казан (Идел буе) федераль университеты юридик факультетының киңәшмәсендә март аенда Илсур Метшин рәислегендә узган Попечительләр советында кабул ителде.