Илсур Метшин бүген аның әзерлеге белән танышты.
(KZN.RU, 15-нче май). Универсиада катнашучылары һәм кунаклары өчен туклану пунктлары эшенә җентекләп тест үткәрергә, килеп чыгу ихтималы булган барлык ситуацияләрне исәпкә алып эшләргә кирәк. Казан Мэры Илсур Метшин Универсиада Авылында күптән түгел төзелгән туклану үзәген караганда шундый бурыч куйды.
Эшлекле сәфәрдә шулай ук “Казан шәһәренең социаль туклану һәм азык-төлек департаменты” МУП генераль директоры Марат Каһарманов, Универсиада Авылы мэры Фәрит Габделганиев, “Казан-2013” Башкарма дирекциясе” җитәкчесе урынбасары Оксана Туман, “Бәхетле” ҖЧҖ генераль директоры Мөслимә Латыйпова, “Казан-2013” Башкарма дирекциясе”нең туклану бүлеге башлыгы Ирина Беньяминова катнаштылар.
Корылма 3504 урынга хисапланган, биредә милли, Азия, Европа, вегетариан хәләл ризыклар әзерләнә һәм таратыла, әлеге мәйдан 12,6 мең кв.метрны били. Шәһәр башлыгына склад биналары зонасын, әзерләү цехларын, ризыкларны тарату һәм туклану урыннарын, санитар зона территорияләрен күрсәттеләр. Проектта 20 кабинкалы хатын-кызлар өчен 5 һәм ир-атлар өчен 4 бәдрәф булдыру каралган.
Объектны тулысынча июнь башында тапшырачаклар. Шуннан соң “Фуд Сервис-Универсиада” компаниясе җыештыру, җиһазларны урнаштыру эшләрен башлаячак. Ирина Беньяминова хәбәр иткәнчә, 21 һәм 22 июньнәрдә тест рәвешендә 4 тапкыр туклану оештырылачак – 12,5 мең кешегә кичке аш, соңга калынган кичке аш, иртәнге аш һәм төшке аш биреләчәк. “Һәрбер пешекче, һәрбер хезмәткәр үзенең эш урынын кайда икәнлеген белсен өчен, безгә әлеге процедура аркылы үтеп карарга кирәк”, - дип билгеләп үтте М.Латыйпова.
Мэр логистика һәм конструкция буенча сораулар юк, дип билгеләп үтте. “Без мондый корылмаларны дөнья чеммионатында һәм Чемпионнар лигасында, башка чараларда да күрдек”, - дип билгеләде ул һәм куркынычсызлык мәсьәләре белән кызыксынды. Илсур Метшинга төзелештә кулланыла торган барлык материаллар да сертификацияләнгәнлеген, ягъни янгын чыгуга каршы барлык нормалар үтәлгәнлеген билгеләде, корылмада янгын чыгу очракларында кулланыр өчен тиешле санда чыгу урыннары бар. Хәзерге вакытта хезмәткәрләрне куркынычсызлык техникасына, эчке логистика ошетыруына һәм санитар-гигиена нормаларын үтәргә өйрәтәләр.
“Туклану сыйфаты буенча – сораулар аз, әмма укыту, персоналлар өчен – гадәтттән тыш хәл вакытында нәрсә эшләргә кирәклеген: тумблерны кем сүндерә, үт сүндергеч өчен кем җаваплы икәнлеген белсеннәр өчен, -тренинглар уздыру мәҗбүри булырга тиеш. Йомык күзләр белән пешекче салат ясаган кебек, куркынычсызлык мәсьәләрен дә һәркем биш бармагы кебек яхшы белергә тиеш”, - дип билгеләде шәһәр башлыгы.
Объектны карап чыкканнан соң, журналистларның сорауларына җавап биргәндә, шәһәр башлыгы Универсиадага әзерлек эшләре график буенча барганлыгын билгеләп үтте.
“Барлык өлкәләр буенча да – төзекләндерү, фасадлар буенча да, юлларга асфальтлар җәю, шәһәрне тәртипкә китерү буенча да эш күләме бик зур, - дип билгеләде шәһәр башлыгы. – Күпләр җитешмәсләр дип курка. Бернинди дә шикләр юк әлеге мәсьәләдә. Әле февральдә FISU тикшерү комиссиясе Казанның Универсиадага әзерлеген 95% дип бәяләде. Универсиадага 100 көнләп калганда, РФ Президенты каршындагы Физик тәрбия һәм спорт үсеше Советы һәм Владимир Путин шәхсән объектларның әзерлегенә югары бәя бирде”.
Мэр фикеренчә, студентларны һәм спорт ярышлары катнашучыларын үзенә сыендырган Универсиада Авылы шундый мисалларның иң матур үрнәге булып тора.
“Без инде бүген үк Уеннарның 15 мең катнашучысын тукландырырга әзер, - дип дәвам итте Илсур Метшин. – Мин Казанның тулысынча Универсиаданы үткәрергә әзер икәнлеген ышанып җиткерәм. Һичшиксез, әле эшләнәсе эшләр бар, әмма эшләнгән кадәресе белән чагыштырганда – бу сөенечле мәшәкатьләр генә, аларга әле 50 көн вакыт бар”.
Эшләп бетерәсе эшләр исәбендә “Kazan-Arena” футбол стадионындагы соңгы әзерлекләрне дә кертте шәһәр башлыгы, шул исәптән ачылу тантанасы белән бәйле булганнарын. Универсиада Уты касәсен монтажлыйсы калды. Шулай ук берничә урамда асфальтның өске катламын җәеп бетерәсе, кунакчыллык зоналарын рәткә китерәсе, кунакларны һәм Универсиада катнашучыларын каршы алачак 5 млн. чәчәкне утыртасы гына калып бара.
“Костюм тегелгән, дисәк тә була, аны бары тик чистартасы, үтүклисе һәм ялтыратасы гына калды. Тиешле вакытка барысы да әзер булачагына бер шигем юк, Уеннар да Татарстан һәм Россия өчен лаеклы дәрәҗәдә уздырылачак”, - диде Мэр.