Мәктәп яңа футбол стадионы һәм спорт инвентарьләре алачак.
(KZN.RU, 15-нче май). Казанда дустанә мөнәсәбәттә футбол турниры үтте, уенда Татарстан башкаласы Мэриясе, Россия Сбербанкы, шулай ук 11-нче номерлы интернат-мәктәпнең җыелма командалары катнашты.
Матчлар “Трудовые резервы” стадионы кырында узды. Беренче матчта Россия Сбербанкы һәм 11-нче номерлы интернат-мәктәбе командалары чыгыш ясады. Яшь футболчылар чын спорт характеры күрсәттеп, 3:2 нәтиҗәсе белән җиңү яуладылар.
Шулай ук Казан Мэриясе командасына каршы матч та укучыларның җиңүе белән тәмамланды – 1:0. Шулай итеп, ике җиңү яулап, интернатта тәрбияләнүчеләр беренче урын алуга иреште.
Казан Мэриясе һәм Сбербанк командалары икенче һәм өченче урыннарга чыкты. Командалар җанатарларга голларга бай булган чын футбол тамашасы күрсәтте. Нәтиҗәдә матч 4:4 исәбе белән төгәлләнде.
Турнир җиңүчеләре Казан Мэры Илсур Метшин һәм Сбербанк идарәсе рәисе урынбасары Игорь Артамонов кулыннан кубок һәм медальләр, шулай ук кыйммәтле бүләкләр алды. Илсур Метшин 11-нче номерлы интернат-мәктәп командасына спорт инвентаре алу мөмкинлеге биргән сертификат тапшырды, Сбербанк вәкилләре, үз чиратында, мәктәп янында яңа футбол стадионы төзүне раслаган таныклык тапшырды.