Шәһәр Ратушасында Казан шәһәре Думасының XXII сессия эше башланды
(KZN.RU, 16-нчы май). Бу минутларда шәһәр Ратушасында Казан Мэры Илсур Метшин рәислегендә Казан шәһәре Думасының XXII сессия эше уза.
50 депутаттан залда 44-се бар, карар кабул итү өчен кворум бар дигән сүз. Сессиянең көн тәртибенә 14 мәсьәлә чыгарылган.
Тикшереләчәк мәсьәләләр арасында – Казан шәһәре муниципаль берәмлеге бюджетының 2012 елда үтәлеше. Шулай ук депутатлар 2013 елда һәм планлы чор 2014 һәм 2015 елларга булган муниципаль бюджетка үзгәрешләр кертү турында, 2012 елда шәһәрнең 2011-2015 елларда социаль-икътисади үсеш программасының үтәлеше турында, балалар һәм яшьләрнең сәламәтлеген ныгыту чаралары, Казан шәһәренең Төзекләндерү кагыйдәләренә үзгәрешләр кертү турында һәм башка мәсьәләләр хакында фикер алышачак.