Социаль-икътисади үсеш программасының нәтиҗәлелеген бәяләүнең 71 индикаторыннан 47-се башкарылган.
(KZN.RU, 16-нчы май). Узган елгы нәтиҗәләр буенча, Казанның 2011-2015 елларга социаль-икътисади үсеш программасының яртысыннан күбрәге тормышка ашырылган – 66,2%.
Программаның нәтиҗәлелеге социаль-икътисади үсеш индикаторы буенча бәяләнә. Бүген Казан шәһәре Думасының XXII сессиясендә Икътисади үсеш комитеты рәисе Сергей Ватанин хәбәр иткәнчә, программа нәтиҗәлелеген бәяләүнең 71 индикаторыннан 47-се башкарылган.
Тулаем алганда, пространство һәм инфраструктура үсешен тәэмин итү күрсәткечләре генә дә башкарылып бетмәгән (11 индикатор) – торак һәм торак-коммуналь хезмәтләренең һәркемгә дә кулай булуы, шулай ук территорияләрне төзекләндерү.
Шәһәр Мэры Илсур Метшин фикеренчә, Башкарма комитетка киеренке эш планы төзергә генә түгел, аларны үтәргә дә кирәк. “Программаның индикаторларын башкармау шәһәр хакимиятен бер дә бизәми, эшнең кайбер юнәлешләрендә “кул селтәп” кенә башкарылган кебек тәэсир туа, юкса тулаем алганда шәһәрнең социаль-икътисад үсеше күрсәткечләре уңай якка үзгәреп бара. Программаның нәтиҗәләрен тагы бер кат җентекләп карап чыгарга һәм тиешле нәтиҗәләр чыгарырга кирәк”, - диде Мэр Башкарма комитет җитәкчесе Алексей Песошинга.
2012 елгы уңышларга килгәндә, Сергей Ватанин халык саны артуы буенча уңай тенденция саклануын билгеләде. Ел нәтиҗәләре буенча туучылар саны үлүчеләр саныннан 4526-га артып киткән. Халыкның уртача гомер озынлыгы 73,4 яшькә җиткән.
Сәнәгать җитештерүендә дә уңай динамика күзәтелә, территориаль продукт һәм инвестицияләр күләме арта, шәһәр икътисадында кече һәм урта эшмәкәрлек үсә. Хисап елы буенча сәнәгать җитештерүчәнлеге күләме бер кешегә исәпләгәндә узган елгы нәтиҗәләрдән 6,2%-ка артып киткән һәм 193,8 мең сумга җиткән. 2012 елда уртача хезмәт хакы 15,4%-ка арткан, бу исә 26,3 мең сум дигән сүз.
Узган елда шәһәрнең предприятие һәм оешмалары тарафыннан төп капиталга икътисад һәм социаль өлкә үсешенә 184,8 млрд. сум инвестицияләр җәлеп ителгән. Шәһәрнең яңа икътисади үсеше өчен шартлар булдыруга юнәлтелгән чараларны тормышка ашыруның социаль-икътисади нәтиҗәлелеген бәяләүнең 17 индикаторыннан 13-е (76,5%) башкарылган.
Шәһәрне яшел үсентеләр белән тәэмин итү гомуми кулланылыш индикаторы 24% булган. “Яшел рекорд” проектын тормышка ашыру барышында сан ягыннан гына түгел, шәһәрнең яшел фондының сыйфаты да уңай якка үзгәреш кичергән.
2012 елда 1000008 кв. метр торак төзелешкә тапшырылган. Шәһәрнең пространство һәм инфраструктура үсешен тәэмин ителешенә юнәлтелгән чараларны тормышка ашыруның социаль-икътисади нәтиҗәлелеген бәяләүнең 21 индикаторыннан 10-сы яисә яртысы диярлек (47,6%) башкарылган.
Докладны тыңлаганнан соң, депутатлар программаны тулаем билгеләнгән срокларда тормышка ашыру кирәклеген ассызыкладылар һәм аны тормышка ашыру барышы белән Казан шәһәре Думасын хәбәрдар тотарга куштылар.