Мэрның лидерлык позициясен саклавы Россиянең Төбәкләр үсеше министрлыгы уздырган конкурста Казан шәһәренең җиңүе белән бәйле.
(KZN.RU, 16-нчы май). Казан Мэры Илсур Метшин “Медиалогия” мәгълүмати-аналитик системасы медиарейтингында Идел буе федераль округы төбәкләренең башкала җитәкчеләре арасында апрель нәтиҗәләре буенча беренче урынны алды. Федераль һәм региональ ММЧ анализының нәтиҗәләре буенча аның медиаиндексы 215,14 пунктлы булган, бу исә Мэрның уңай имиджы һәм журналистлар тарафыннан шәхес буларак ММЧнда позитив яктан күрсәтелүе турында сөйли.
Рейтингны төзүчеләр фикеренчә, И.Метшинның лидерлык позициясен саклавы Россиянең төбәкләр үсеше министрлыгы конкурсында Казан шәһәренең җиңүе белән бәйле. Казан узган елгы нәтиҗәләр буенча РФнең иң яхшы муниципаль берәмлеге буларак танылды. Илсур Метшинга җиңүче-дипломны вице-премьер Дмитрий Козак тапшырды.
Апрель рейтингы буенча икенче урында 106,32 пунктлы медиаиндекс белән Самара Мэры Дмитрий Азаров тора.
Шуны да искәртеп үтәргә кирәк, март нәтиҗәләре буенча да Илсур Метшин “Медиалогия” рейтингының беренче урынында иде. Бу Универсиада ачылышы тантанасының репетицияләрен үткәрү һәм Мэрның Казан шәһәре Думасы сессиясендәге хисап тоту чыгышы белән бәйле иде, биредә ул барлык параметрлар буенча да Казан өчен 2012 ел уңышлы булды дип билгеләп узган иде.