(KZN.RU, 17-нче май). “Универсиаданың 4 көне” масштаблы өйрәтүләре Казанда 8, 15, 21 һәм 22 июнь көннәрендә узачак. Аларның максаты – студентлар уеннарын үткәрүдә катнашкан барлык хезмәтләрнең операцион әзерлеген тикшерү. Бу хакта Универсиадага әзерлек буенча шәһәр штабының утырышында “Казан-2013” Башкарма дирекциясе генераль директоры Владимир Леонов хәбәр итте.
Мондый өйрәтүләрне үткәрү – бу дәрәҗәдәге чараны әзерләгән вакытта була торган гадәти тәҗрибә, дип искәртте ул. Шеньженьдагы Универсиаданы һәм Лондондагы Олимпиаданы әзерләү кысаларында да алар үткәрелгән. Казанда үтәчәк өйрәтүләр проекты Татарстан Республикасы Президенты Р.Миңнеханов боерыгы нигезендә эшләнгән. Нигез итеп Универсиада программасыннан 4 көн (12, 10, 5 һәм 6 июль) сайланып алынган.
“Көннәр аеруча катлаулы булу принцибы нигезендә сайланган - спорт төрләре һәм объектлары күп, шулай ук Универсиада авылына урнашу һәм ачылу көннәре. Спорт һәм күнегүләр программасы җәдвәлен, спорт объектлары эшен, транспорт, персонал һәм волонтерлар, “Казан” халыкара аэропорты, Универсиада Авылы, Универсиаданың төп рестораны, куркынычсызлык системасы, уеннар белән идарә итү системасы һәм сервисын сынап карау планлаштырыла”, - дип төгәллек кертте В.Леонов.
Өйрәтүләр барышында ярышларның берничә мең катнашучы ролен нигездә Казанның һәм якындагы муниципаль районнардагы балалар һәм яшьләр спорт мәктәпләре укучылары уйнаячак. Казан Мэры Илсур Метшин аларны сувенирлар һәм Универсиада символикасы белән бүләкләргә кушты.
“Әйдәгез шулай итеп сөйләшик – беркемгә дә мәҗбүри таләп куймыйбыз. Катнашу дәрәҗәле булсын, киләчәктә 2013 елгы Универсиаданы үткәрүдә өлеш кертүебез белән горурланырлык булырга тиеш”, - дип билгеләде шәһәр башлыгы.
Леонов сүзләренә караганда, 8 һәм 15 июнь көнне Уеннар узачак көннәрне сынап карау үтәчәк, шуларның һәрберсе дәвамында 31-шәр спорт объекты җәлеп ителәчәк.
21 июнь көнне “Казан” аэропорты, спортчыларның Универсиада Авылына килеп урнашулары һәм Универсиада Авылының төп ресторанында ашау чаралары тикшереләчәк. Ярышлар бу көнне уздырылмаячак.
Шул ук вакытта аэропортның гади пассажирларына уңайсызлыклар тудырылырга тиеш түгел, чөнки вакыт ягыннан әлеге чара технологик тәрәзә дип аталган вакытта – 16.00-18.00 сәгатьтә үткәрелә. Әлеге 2 сәгать дәвамында кунакларның борттан төшүе, багажларын алу, таможня процедураларын узу, спортчыларны команда атташелары белән каршылау һәм Универсиада Авылына бару өчен автобусларга утыру чаралары узачак. Әлеге барлык операцияләр аэропорт өчен сәгатенә 680 пассажир кабул итү мөмкинлеген исәпкә алып уздырыла.
Ниһаять, өйрәтүләрнең иң катлаулы көннәренең берсе – 22 июнь (ул 6-нчы июльгә – 2013 елгы Универсиада башлана торган көнгә туры килә). Бу көнне спорт объектларында тулы Уеннар көне, Универсиада Авылының төп ресторанында 4 тапкыр ашап карау, Универсиада Авылыннан “Казан-Арена” стадионына бару, спортчылар өчен урыннарга утырту һәм кайту чаралары сыналачак. 22 июньнең киче тулысынча Универсиада ачылышы тантанасын кабатлауга багышланачак.
Шул исәптән, 22 июнь Универсиада Авылының төп ресторанында сынау булачак – бу көнне биредә 9 меңнән кимрәк булмаган санда кеше ашату ниятләнә. Сынауда Уеннарның куркынычсызлыгын тәэмин итәчәк көч структуралары вәкилләрен җәлеп итү көтелә. Илсур Метшин тәкъдиме буенча, “зур дегустация”да катнашучылар саны артырга мөмкин.
В.Леонов шуны да хәбәр итте, өйрәтүләр көннәрендә Казан урамнарында Уеннар вакытында эшләячәк шәһәр волонтерлары эше дә сыналачак.
Уеннарны оештыруда эшләп бетерәсе мәсьәләләрне ачыклар өчен махсус төркемнәр күрсәтелә торган хезмәт һәм штаттан тыш ситуацияләрне бәяләчәк.
Өйрәтүләр нәтиҗәләре буенча Казанның Уеннарга операцион әзерлеге статусы турында аналитик хисап төзеләчәк.
Фикер алышуга нәтиҗә ясап, Илсур Метшин өйрәтүләр вакытында шәһәрлеләр өчен уңайсызлыкларны мөмкин кадәр киметүне йөкләде.
“Өйрәтүләр оештыру ягыннан гына түгел, психологик яктан да әһәмиятле. Шуларның мисалында халыкка Универсиада көннәрендә бернинди куркыныч булмаячагын күрсәтә алачакбыз. Димәк, бу вакытка шәһәрне калдырып китүнең кирәге юк. Киресенчә, барлык Универсиада чараларында актив катнашырга кирәк”, - дип нәтиҗә ясады шәһәр башлыгы.