ТР Иминлек Советы утырышында башкала Мэры Илсур Метшин да катнашты.
(KZN.RU, 8-нче май). Казанда Универсиаданың комплекслы иминлеге, шулай ук халыкара спорт форумын уздыру чорында комплекслы иминлек, хокук тәртибен тәэмин итүче көчләрнең һәм чараларның әзерлеге мәсьәләләре буенча фикер алыштылар. Утырыш Казан Кремленең Вәкиллек корпусы утырышлар залында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов рәислегендә узды.
Республика Иминлек Советының, Хокук тәртибен тәэмин итү буенча Координация киңәшмәсенең, Татарстан Республикасында Террорчылыкка каршы комиссиянең һәм Оператив штабның киңәйтелгән утырышында Татарстан башкаласы Мэры Илсур Метшин, республика министрлыкларының, ведомстволарының, федераль структуралары территориаль органнарының, күзәтчелек органнарының җитәкчеләре, энергетика комплексының. транспортның аерым предприятиеләре һәм куркыныч җитештерү объектларының җитәкчеләре, Универсиада спорт объектларының директорлары катнашты.
Утырышны ачканда, Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Универсиадага әзерлек финиш юлына чыкканын билгеләп үтте. "Спорт корылмаларын төзү, транспорт инфраструктурасын, хезмәт күрсәтүне үстерү буенча бик зур эш эшләнелде, - дип белдерде ТР Президенты. - Шундый әһәмиятле халыкара форумны уздыру барышында иң беренчел максат - катнашучыларның, кунакларның һәм безнең шәһәр халкының иминлеген тәэми итү".
Рөстәм Миңнеханов АКШ-да күптән түгел булган фаҗигале вакыйгаларны искә төшерде - Бостондагы теракт һәм Техас заводындагы шартлау турында. ТР Президенты фикеренчә, бу бүген каралган мәсьәләләрнең актуальлеген күрсәтә. "Безнең иң беренче һәм иң мөһим бурычыбыз - чаралар уздырыла торган урыннарда да, республика һәм Казан территориясендә дә иминлек һәм иҗтимагый тәртипне тәэмин итү. Без бөтен өлкәләрдә дә иминлек гарантияләргә тиеш", - дип ассызыклады Р.Миңнеханов.
Тиешле ведомстволар һәм предприятиеләр, аның сүзләренчә, комплекслы иминлекне тәэмин итү юнәлешендә бик күп эш эшли. Бу террористлардан саклану мәсьәләләренә дә, юл иминлеген тәэмин итүгә дә, тотрыклы электр белән тәэмин итүгә дә, башкала предприятиеләренең ышанычлы эшләп килүенә дә, экологик иминлеккә дә кагыла.
"Шул ук вакытта берничә проблемалы мәсьәлә кала, аларга без җитди игътибар итәргә тиеш, аларны хәл итү юлларын табарга кирәк", - диде Татарстан Президенты.
Универсиаданың спорт чараларын уздыру өчен 50 спорт объекты билгеләнгән, шуларның 32-се – ярыш объекты һәм 18 – тренировкалар өчен, шулай ук 3 өстәмә объект – уеннарны ачу һәм ябу тантаналары өчен “Kazan-Arena” футбол стадионы, анда матбугат үзәге урнашачак, шулай ук уеннарда катнашучылар яшәү өчен Универсиада авылы һәм Халыкара мәгълүмат үзәге. Бүгенге көнгә Халыкара мәгълүмат үзәге һәм авылның иминлеген тәэмин итү буенча Берләштерелгән пункт урнашачак Авылның иҗтимагый үзәге файдалануга тапшырылды инде. Универсиада объектларында режим-саклану чараларын тәэмин итү буенча эш дәвам итә.
Рөстәм Миңнеханов шәһәрнең энергетика иминлегенә, транспорт инфраструктурасы объектларына, шулай ук акваториясе ишү спорты төрләре стадионы булган Урта Кабан күленә, санкцияләнмәгән килеш, сәнәгать предприятиеләре суларын агызып төшерүгә һәм аларның пычрак яңгыр сулары ташкыннарына аерым игътибар бирде.
Оператив хезмәтләрнең җитәкчеләре Татарстан Республикасы Президентына билгеләнешләре нигезендә вазыйфалар үтәргә тиешле көчләрнең һәм чараларның әзерлеге, шулай ук махсус техника һәм җайланмалар белән тәэмин ителеш турында мәгълүмат җиткерделәр.
“Булачак Бөтендөнья студентлары уеннары – олы халыкара спорт вакыйгасы гына түгел. Бу иминлекне тәэмин итү буенча оештырылган системаның профессиональ яктан өлгерешенә җитди имтихан да, һәм без барыбыз да барлык структураларның гамәлләренең берләшкән һәм җайга салынган булуына әлеге чараның уңышы һәм безнең республиканың һәм бөтен илнең абруе бәйле икәнлекне аңларга тиеш”, - дип йомгаклады сүзен Татарстан Республикасы Президенты.