Татарстанда Бөек Ватан сугышындагы Җиңүнең 70 еллыгына әзерлек эшләре башланды.
(KZN.RU, 8-нче май). Казанда Хөкүмәт йортында Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 70 еллыгын бәйрәм итүгә әзерлек һәм аны үткәрү буенча беренче оештыру комитеты утырышы узды.
Рөстәм Миңнеханов рәислегендә оештырылган утырышта ТР Премьер-министры Илдар Халиков, Казан Мэры Илсур Метшин, республика министрлыклары һәм ведомстволары җитәкчеләре, Татарстан Дәүләт Советы вәкилләре, ТР муниципалитетлары башлыклары, Бөек Ватан сугышы ветераннары һәм башкалар катнашты.
Рөстәм Миңнеханов хәзерге вакытта Татарстан Республикасында 103 мең 879 Бөек Ватан сугышы ветераны гомер иткәнен хәбәр итте. “Бүгенге көндә ветераннар өчен һәрберсе үзенә карата билгеле бер игътибарны тоя алырлык, адреслы ярдәм ала аларлык шартлар булдырырга кирәк”, - дип ассызыклады ул.
Республика башлыгы билгеләп үткәнчә, сугыш ветераннарын матди яктан тәэмин ителеш соңгы елларны сизелерлек яхшырды, социаль ярдәм системалаштырылды, өйләрендә социаль хезмәт күрсәтү исә аларга гаилә мохитендә калырга мөмкинлек бирә. Шулай ук медицина ярдәме күрсәтү комплекслы итеп оештырылды, сугышта катнашканнарны медицина күзәтүе уздырыла, республикада инвалидлар һәм ветераннар өчен югары уңайлыклы махсуслаштырылган 420 палата булдырылды.
Татарстан Президенты республика министрлыклары һәм ведомстволары җитәкчеләренә, муниципалитет башлыкларына сугышта катнашучыларга һәрберсенә аерым игътибар юнәлтергә кушты, дип хәбәр итә ТР Хөкүмәт порталы.
Хакимият органнарына ветераннардан килгән мөрәҗәгатьләргә аерым игътибарны таләп итә. Рөстәм Миңнеханов хәбәр иткәнчә, 2013 елның беренче кварталында гына Президент аппаратына сугыш ветераннарыннан 52 мөрәҗәгать килеп ирешкән. Аларның күпчелеге торак шартларын яхшыртуны сорый, торак-коммуналь хуҗалык мәсьәләләрендә зарлана. “Ветераннар өчен әлеге һәм башка мөһим мәсьәләләр юбилей чараларына әзерлек барышында исәпкә алынырга тиеш”, - диде ул.
Шулай ук яшьләрне патриотик рухта тәрбияләүгә дә аерым игътибар бирү таләп ителә, Җиңүнең 70 еллыгына әзерлек чорында бу аерым урын алып торырга тиеш. Яшьләргә бурычлылык, ватанпәрвәрлек хисләрен сеңдерү, илнең алга таба үсеше бәрабәренә куелган максатларны аңлавы зарур, дип саный Президент.
“Бер генә ветеран да игътибарсыз калырга тиеш түгел – бу бик мөһим. Системалы эш, чараларның төгәл планы Җиңүнең 70 еллыгын лаеклы дәрәҗәдә үткәрергә мөмкинлек бирәчәк. Әлеге мәсьәлә оештыру комитетыныкы гына түгел, ветераннар белән елга бер генә очрашырга кирәк түгел, эш системалы алып барылырга, барлык юнәлешләрдә дә актив булырга тиеш”, - дип билгеләде Рөстәм Миңнеханов.