Казанлылар Мэрга коммуналь, юл һәм социаль мәсьәләләре белән мөрәҗәгать иттеләр.
(KZN.RU, 7-нче май). Татарстан башкаласы Мэры Илсур Метшин бүген гражданнарны кабул итте. Очрашу “Бердәм Россия” партиясе рәисе Д.Медведевның Татарстан Республикасындагы региональ җәмәгатьчелекне кабул бинасында узды. Кабул итүгә килгән казанлыларны торак фонд, юллар, мәктәпкәчә яшьтәге балалар учреждениеләрендә урыннар булмавы, шулай ук инвалид-балаларга ярдәм күрсәтү кебек мәсьәләләр борчыды.
Казанда яшәүче Рәмзия Шәфигуллина инвалид-ул тәрбияли, аңа Мәскәүдәге онкогематология институтында кыйммәтле тикшеренү узарга кирәк. “Инвалид балаларның сәламәтлекләре начар булса да, бик талантлы булалар. Минем улым инглиз һәм алман телләрен өйрәнә, җырлар, шигырьләр яза, рәсемнәр ясый, аккордеонда уйный”, - дип сөйли баланың анасы. Зөлфәт инде бишенче ел аккордеонда шөгыльләнә, әмма үзенең инструменты юк. “Вельтмастер” немец аккордеоны – малайның күптәнге хыялы.
Зөлфәт Универсиадага атап махсус җыр язган һәм иҗатының Уеннарда башкарылуын тели. Шәһәр башлыгы малайга май бәйрәмнәреннән соң аккордеон бүләк итәргә вәгъдә бирде. Мәскәүдәге онкогематология институтында тикшеренүгә килгәндә, шәһәр башлыгы, институт Зөлфәтне кабул итәргә әзер булуга, әнисе белән малайны тиз арада шунда җибәрәчәкләрен җиткерде.
Малай тарафыннан язылган җырны Илсур Метшин видеога яздырырга һәм соңыннан аның алдагы язмышы турында карар чыгарырга тәкъдим итте. Шәфигуллиннар гаиләсенә шулай ук Универсиада ачылышына билетлар тапшырылачак. “Тормыш өчен көрәш, тырыш һәм бирешмә. Хыяллан, хыялларың һичшиксез чынга ашар”, - дип мөрәҗәгать итте Илсур Метшин Зөлфәткә.
Совет районы Константиновка поселогында юлларның булмавы Мэрга Елена Сергееваны алып килгән. “Безнең поселокка 15 ел, әмма шушы вакыт эчендә бер генә тапкыр да юл салынмады, бөтен җирдә туфрак катламы гына”, - дип зарын белдерде ул.
Совет районы башлыгы Рөстәм Гафаров билгеләп үткәнчә, Константиновка поселогындагы Үзәк урамы буенча юл 2014 елга Казанның капиталь ремонт программа проектына кертелгән. Илсур Метшин Константиновка поселогы халкы Татарстан башкаласы өчен лаеклы булган шартларда яшәргә тиешлеген билгеләп үтте.
Поселокта шулай канализация белән дә кыенлыклар бар. Анда ул гомумән юк, һәрбер йорт янында хуҗалары үзләре өчен канализация коесы казырга мәҗбүр. Илсур Метшин әлеге мәсьәләне чишү буенча эшләргә кушты һәм поселоктагы хәл-торыш белән шәхсән танышыр өчен үзе дә киләчәген хәбәр итте.
Шәһәр башлыгы белән очрашуга килгән казанлыларның мөрәҗәгатьләренең берсе дә шәһәр хакимияте тарафыннан игътибарсыз калмады. Мэр ышандырганча, халыкны борчыган мәсьәләләр барысы да яхшылап өйрәнеләчәк һәм кулдан килгәнчә чишелергә тырышылачак.