Рөстәм Миңнеханов һәм Илсур Метшин әлеге трамвайның беренче пассажирлары булды.
(KZN.RU, 7-нче май). Бүгеннән Казанда беренче 3 секцияле трамвай 5-нче номерлы маршруты буенча йөри башлады. Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов, Казан Мэры Илсур Метшин, Шәһәр Башкарма комитеты, “Метроэлектротранс” МУП вәкилләре, җирле ММЧ журналистлары һәм башкалар беренче пассажирлары булды.
Җитәкчеләр “Кояшлы шәһәр” азаккы тукталышыннан Глушко урамына кадәр бардылар. Юл дәвамында Р.Миңнеханов салонны карады, трамвай йөртүчесе кабинасында булды. Салон эчендәге уңайлылыктан һәм күргәннәреннән республика башлыгы канәгать калды.
ТР Президенты Казан шәһәренең Универсиадага әзерләнеш барышында Европа шәһәрләренең яңа йөзен алуын билгеләп үтте. Бүгенге көндә моның өчен бик күп эшләр башкарыла, диде республика башлыгы. “Без 3 метро станциясен ачабыз, яңа трамвайлар, автобуслар сатып алынган, яңа юл чишелешләре, җәяүлеләр кичү юлы, спорт объектлары төзелгән”, - диде Р.Миңнеханов.
“Без һәрбер уңышыбызга сөенәбез”, - дип дәвам итте ул һәм Универсиаданы үткәрү Татарстанга гына түгел, тулаем Россиягә “зур ышаныч” белдерү, дип ассызыклады.
Исегезгә төшерәбез, Россиядәге яңа, шул исәптән иң озын трамвай маршрутын ачу узган елның 31-нче октябрендә булган иде. Маршрутның “Кояшлы шәһәр”дән алып тимер юл вокзалына кадәрге юл озынлыгы 32 тукталыш белән 26,9 километрны тәшкил итә (рельсларның гомуми озынлыгы – 52 километр). Маршрутның уникальлеге шунда, бөтен юл дәвамында рельслар төп транспорт агымыннан аерылган, бу исә трамвайга бөкедә утырмаска мөмкинлек бирә.
“Белкоммунмаш” (Белоруссия) заводында җитештерелгән яңа 3 секцияле вагоннар (бүген аларның беренчесе маршрут буенча юлга чыкты) заманча җылыту системасын, түбән идән, ике яктан да ачылучы киң ишекләр, сәламәтлеге ягыннан физик мөмкинлекләре чикле булган пасажирлар өчен күчмә пандосларны үз эченә ала. Аларның сыйдырышлыгы – 240 кеше, шул исәптән 60 утырып бару урыны. Өстенлекләре ягыннан югары тизлеккә ия булуларын да билгеләргә кирәк – 11 секунд эчендә алар 100 км/сәгать тизлеккә җитә ала. Әсфән Галәвов сүзләренә караганда, бу елда Казанга барлыгы шундый 20 вагон кайтачак. Әлеге маршрутта пасажирлар агымы артыр, тәүлегенә 14 меңнән алып 40 меңгә кадәр җитәр дип көтелә.
Пассажирларның өстәмә уңайлылыгы өчен 5-нче маршрутның барлык 64 трамвай тукталышы да якындагы ике айда мәгълүмати видеотабло белән яңартылачак, аларда исә вагоннарның килү вакыты һәм юлдагы тоткарлыклар турында хәбәр күрсәтеләчәк.
Югары тизлекле трамвайлардан кала, 10 гадәти түбән идәнлеләре дә сатып алынган, алар быелгы җәйдә 11-нче маршрутка чыгачак. Агымдагы елда “Метроэлектротранс” паркы 30 яңа троллейбуска тулыландырылачак.
Шуны да билгеләп үтәргә кирәк, казанлыларны һәм башкала кунакларын транспорт белән тәэмин итүдәге сыйфатлы үзгәрешләр – шәһәр хакимиятенең планы буенча бара торган сәясәт. Әйтик, 5 ел элек автобус транспорты системасы маршрутларын күп кеше сыйдыра алырлык күчмә составка яңартылды. Бүген төп басым пассажирлар өчен уңайлы һәм экологик яктан чиста электрик транспортларга ясала. Яңа трамвай һәм троллейбуслар маршрутын ачудан тыш, метрополитенның яңа 3 станциясе төзелеп бетеп килә. Алар ачылу белән, Казан метросындагы пассажирлар агымы икеләтә артыр дип көтелә. Фоторепортаж