Чишелештә асфальт салу эше тәмамланган диярлек, хәрәкәт ачылган.
(KZN.RU, 7-нче май). Бүген Казан Мэры Илсур Метшин Танк боҗрасы – Пушкин урамы яңа трассасында эш барышын тикшерде.
Танк боҗрасындагы транспорт чишеленнән әйләнеч юл старт алды, белгәнебезчә, әлеге территориядә узган ялларда 2,8 мең тонна асфальтобетон катламы җәелгән иде. Юл эшләрен башкару аркасында чикләнгән транспорт хәрәкәте хәзерге вакытта тулысынча яңартылган.
Шәһәр башлыгын Башкарма комитет Җитәкчесе Алексей Песошин, Вахитов һәм Идел буе районнары администрациясе башлыгы Андрей Лобов, Тышкы төзекләндерү комитеты рәисе Игорь Куляжев, Капиталь төзелеш һәм реконструкция идарәсе Игорь Куляжев, “Горводзеленхоз” МУП директоры Роза Җәббарова, төзелеш эшләре алып барган подрядчы оешмаларның вәкилләре озата йөрде.
Илсур Метшин яңа җәелгән юлда булган берничә кимчелекне билгеләде. Подрядчы югары температура килү белән тигез булмаганнарның җайлашуына ышандырды. Шуңа да карамастан, шәһәр башлыгы әлеге мәсьәләне контрольгә алуны йөкләде, кирәк дип табылган очракта юл төзүчеләр барлык дефектларны үз акчасына төзәтәчәкләре хакында кисәтте.
Шәһәр башлыгы шулай ук Әмәт магистрале һәм Тихомирнов урамына якын булган территориядә төзекләндерү буенча җентекле эш алып барырга кушты. Биредә хәзер агач утырту эше бара. Моннан тыш, карап кайту нәтиҗәләре буенча Тихомирнов һәм Вишневский урамнары киселешендә яшелләндерүне интенсиврак алып бару, шулай ук Вишневский урамыннан төзелә торган юлга борылышны киңәйтү турында карар кабул ителгән.