И.Метшин яшел үсентеләрне карауга аерым игътибар бирергә кушты.
(KZN.RU, 6-нчы май). Утыртылган агачлар һәм куакларны карап тотуга, аерым алганда, аларга су сибү һәм ашлык кертүгә язын аерым игътибар бирергә кирәк. Бүгенге эшлекле дүшәмбедә Казан Мэры Илсур Метшин шундый бурыч куйды.
Аппарат киңәшмәсендә шәһәрнең Башкарма комитет Җитәкчесенең төзекләндерү һәм торак-коммуналь хуҗалык мәсьәләләре буенча урынбасары Александр Лобов хәбәр иткәнчә, Казанда төзекләндерү һәм территорияләрне яшелләндерү эшләре дәвам итә.
Аерым алганда, урамнарның машина йөрү өлеше һәм 15 кв.м мәйданда тротуарлар пычрактан арындырылган, тротуарлар актив юыла. “9-нчы майга кадәр барлык урамнарны чистартылу һәм комиссиягә тапшыру бурычы куелган”, - диде А.Лобов.
Шулай ук санитар чистарту икеайлыгы кысаларында эшләр дәвам ителә. Барлык чараларда 210 меңнән артык кеше катнашкан, 5560 махсус техника җәлеп ителгән (тәүлегенә 163 берәмлек чыга). Бүгенге көндә 150 мең төрле калдык, 118 мең кубометрдан артык көнкүреш чүплеге һәм 32 меңнән артык зур габаритлы төзелеш чүбе чыгарылган. А.Лобов төгәлләштереп узганча, чүпнең төп өлеше 27-нче апрельдә Казанда узган җыештыру өмәсе көнне чыгарылган.
“Хәзерге вакытта яшел зоналар, бакчалар, парклар һәм скверларны карап тоту эшләре алып барыла. 245 га мәйданда (127 парк һәм сквер) яшел зона тулы күләмдә чистартылган. 3761 ишегалды чистартылган, бу исә шәһәр ишегалларыннан 90% тәшкил итә. 4653 агач һәм 13 мең куак утыртылган”,- дип хәбәр итте А.Лобов.
Ул шулай ук узган ел көзен утыртылган агачларга һәм куакларга хәзерге вакытта су сибүләрен хәбәр итте. “Тәүлегенә уртача су сибүгә 28 техника берәмлеге җәлеп ителә. Көненә 5 мең агачка су сибелә”, - диде А.Лобов.
“Трест “Горводзеленхоз” МУП директоры Роза Җәббарова, үз чиратында, узган елны көзен һәм быел язын утыртылган үсемлекләрне аерым карарга – күп итеп су сибәргә, ашамлык кертергә, утырып бетмәгәннәрен ныгытырга кирәклеген өстәде.
Казан Мэры Илсур Метшин шулай ук үсентеләрне вакытында карарга кирәклегенә басым ясады. “Шәһәрдә төрле юнәлештә эш бара, әмма үсентеләргә су сибүгә аерым игътибар бирергә кирәк. Кичәге һәм өченче көнге яңгыр чәчәкләр һәм яшеллек өчен бик яхшы. Әмма агачлар һәм куакларга дым җитәрлек түгел”, - дип нәтиҗә ясады шәһәр башлыгы.
Шуны әйтергә кирәк, тиздән зур агачлар утырту тәмамлана. Чәчәкләр күчереп утырту эшләре бара, чиратта – газон җәю. Шулай итеп, Роза Җәббарова мәгълүматларына караганда, бүгенге көндә күпьеллык 50 мең чәчәктән 8 меңе утыртылган. “Бу атнада күпьеллык чәчәкләр утыртуны тәмамлыйбыз, 10 майдан газон җәя башлыйбыз”, - дип хәбәр итте ул.
“Агач һәм куаклар утырту буенча зур эш башкардык, эшләгәнне югалтмасак иде”, - диде И.Метшин һәм яшел үсентеләрне карау эше системалы рәвештә алып барылырга тиешлеген өстәде.