И.Метшин хәбәр иткәнчә, бу елда капиталь ремонт планы 26 урамга киңәйтелгән.
(KZN.RU, 6-нчы май). Бәйрәм һәм ял көннәрендә - 1-5 май көннәрендә - Казан юлларында 124, 6 мең кв.м мәйданда 20 мең тоннадан артык асфальтобетон җәелгән. Бу хакта бүгенге эшлекле дүшәмбе киңәшмәсендә Капиталь төзелеш һәм реконструкция идарәсе башлыгы Илгиз Латыйпов хәбәр итте. Аның сүзләренә караганда, тәүлек дәвамында башкарыла торган уртача юл эшләре күләме узган елгы рекорд билгеләрен узган.
Аерым алганда, әлеге эшләр тимер юл тоннеленнән башлап Эсперанто урамына кадәрге юл өлешендә башкарылган, биредә 1200 метр участокта асфальтобетонның югары катламын җәю эшләре тәмамланган. Өченче транспорт дамбасыннан Себер трактына кадәрге участокта асфальтобетонның югары катламын җәю эшләре башланган. Сафиуллин урамыннан Зәкиев урамына кадәр Җиңү проспектындагы участокта шулай ук асфальт салалар. Пушкин һәм Островский урамнарында эшләр алып барыла.
Танк боҗрасында планлаштырылган 2800 тонна югары катлам асфальтның 2000-е җәелгән. “Яңгыр яву сәбәпле эш туктатылып торды”, - дип аңлатты И.Латыйпов. Чишелешнең бер ягында – Оренбург тракты буенча хәрәкәт ачылган.
Капиталь төзелеш һәм реконструкция идарәсе башлыгы шулай ук көндез хәрәкәтне чикләү белән эш узган объектларны аерым бүлеп чыгарды. Шулай итеп, аның сүзләренә караганда, өченче транспорт дамбасыннан Себер трактына кадәр Зур Казан боҗрасы буенча хәрәкәт элеккечә тыелган булачак. “8-нче майга кадәр асфальтобетонның югары катламы җәеләчәк”, - дип җиткерде И.Латыйпов.
Хәзерге вакытта М.Җәлил урамыннан Асторономия урамына кадәрге участокта Островский урамы буенча хәрәкәт тыелган (биредә асфальтобетонның түбән катламын җәю эшләре бара). С.Хәким урамы буенча юл өлешчә ябылган – Мусин урамыннан Бичурин урамына кадәрге участокта юлны киңәйтү эшләре тәмамланып килә.
“Главдортранс” ДКУ титулы буенча башкарылган эшләр барышы турында Тышкы төзекләндерү комитеты рәисе Игорь Куляжев хәбәр итте. Бүгенге көнгә, аның сүзләренә караганда, узган елны башлаган эш 7 урамда алып барыла. “Тукай, Эсперанто, Яхин, Стадион урамнарында, “Миллениум” күперендә, Оренбург трактында, Ершов урамында борт ташы урнаштырыла”, - дип сөйләде И.Куляжев.
Казан Мэры Илсур Метшин хәбәр иткәнчә, ТР Президенты карары нигезендә ТР башкаласында өстәмә 26 юл ремонтланачак. Шуларның 18-ендә капиталь ремонт башкарылачак, 8 урамда зур карталар белән башкарылачак. “Барлык маршрутлар шәһәр үзәгендә урнашкан”, - дип төгәлләштерде Мэр.
И.Куляжев сүзләренә караганда, әлеге исемлектән 6 урамда – Ташаяк, Коротченко, Зорге, К.Нәҗми, Т.Гыйззәт, Камалеев проспектында башланган. Калганнарында эш якын арада башланачак, дип хәбәр итте И.Куляжев. Ул шулай ук эшләрнең төнлә алып барылуын өстәде. “Көндез мөмкин булган хәрәкәтне чикләмәскә тырышабыз. Эшләр, нигездә, төнлә алып барыла”, - дип аңлатты ул.
Казанның ЮХИДИ башлыгы Рөстәм Ибраһимов, үз чиратында, эшләр җитештерүгә бәйле һәм бәйрәм көннәрендә хәрәкәт чикләү автотранспортның күп булмавы шәһәр юлларында артык катлаулы ситуацияләр тудырмады, дип җиткерде.
“ЮХИДИ шәхси составы хезмәткә әзер. Эшләр җитештерү барышында юл хәрәкәтен җайлаштыру өчен ЮХИДИ инспекторларын кирәк санда чыгарырбыз”, - дип ассызыклады Р.Ибраһимов.
Казан Мэры Илсур Метшин чираттагы – эшләр һәм хәрәкәтне чикләү турындагы яңалыкларны юл хәрәкәте катнашучыларына алдан хәбәр итү кирәклеген билгеләде. “Әлеге мәгълүмат алдан билгеле булырга тиеш. Кемдер өйдән алданрак чыга, кемдер метрода барыр, аерым берләре башка юл сайлар”, - диде шәһәр башлыгы.
“Һәр көнебез алтынга тиң. Башкарасы эш күләме шактый. Аларның уңышлы башкарылуы килешеп эшләүдән тора. Халыкка хәбәр итү өчен барлык коммуникация чараларыннан файдалануыгызны сорыйм”, - дип нәтиҗә ясады И.Метшин.