Шәһәр башлыгы төзелә торган “Казан-Арена” футбол стадионында булып кайтты
(KZN.RU, 3-нче май). 2013 елгы Универсиаданы ачу һәм ябу тантанасы узачак уникаль сәнә конструкцияләре алга таба да Татарстан башкаласы файдасына хезмәт итәргә тиеш. Бүгенге эшлекле сәфәр барышында Казан Мэры Илсур Метшин шулай дип белдерде.
Шәһәр башлыгы төзелеп килә торган “Казан-Арена” футбол стадионында булып кайтты, биредә бу көннәрдә металл сәхнә конструкцияләрен монтажлау тәмамланган. Универсиаданы ачу тантанасы өчен әзерләнгән сәхнә уникаль – ул пирамида формасында ясалган, аның башын Бөтендөнья студентлары уеннарының уты булган касә бизиячәк. Сәхнә өчен 470 тонналы металл конструкцияләр Түбән Камада әзерләнгән. Монтажлау эшен “СОБиГ” компаниясе башкарган.
“Тәэсирләндерә, - дип шәрехләде Мэр, монтажланган блокларны карап. – Уникаль конструкция, дөньяда аналоглары юк”.
Башкарма комитет Җитәкчесенең шәһәр төзү сәясәте мәсьәләләре буенча урынбасары Азат Нигъмәтҗанов хәбәр иткәнчә, хәзерге вакытта объектны тапшыруга документацияләр әзерлеге һәм монтажланган конструкцияләрне ныгыту эшләре бара. Моннан соң субподрядчылар электр һәм ут җиһазларын монтажлауга тотына алалар.
Шәһәр башлыгы әлеге конструкөияләрне җыеп алуга күпме вакыт узачагы хакында кызыксынды. Бер айлап вакыт кирәк булачак дип хәбәр итте “СОБиГ” вәкиле.
“Ничек яратып җыйдыгыз, шулай ук сакчыл сүтәргә дә кирәк, - дип ассызыклады, үз чиратында Илсур Метшин. – Бу уникаль конструкция алга таба да Казан файдасына хезмәт итәргә тиеш”.
KZN.RU элегрәк хәбәр иткәнчә, Универсиададан соң конструкцияне массакүләм шәһәр чараларында даими рәвештә кулланырга планлаштырыла.