Рәссам ТР Габдулла Тукай исемендәге дәүләт премиясе лауреаты булды
(KZN.RU, 2-нче май). Казан Мэры Илсур Метшин Тукай әдәби музеенда узган Ильяс Айдаровның “Иске Казан сурәтләре” эшләр күргәзмәсендә булып кайтты. Шәһәр башлыгын Казан Башкарма комитет Җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Ләйлә Фазлеева һәм шәһәрнең Мәдәният идарәсе башлыгы Айгөл Горнышева озата йөрде.
Шәһәр башлыгы өчен экскурсияне автор, Россия сәнгать академиясе әгъза-корреспонденты, халык рәссамы, ТР атказанган сәнгать эшлеклесе, ТР, Россия һәм Мәскәүнең Рәссамнар берлеге әгъзасы Ильяс Айдаров үзе үткәрде.
Тукай музеендагы күргәзмә 2012 елның ноябрь аенда оештырылды. Бу юлысы озак еллар дәвамында Мәскәүдә яшәүче Ильяс Айдаров Казанга ТР Габдулла Тукай исемендәге дәүләт премиясен тапшыруга кайткан. Тантаналы чара татар шагыйренең 127-нче туган көне уңаеннан 26 апрель көнне үткәрелде.
Мәскәүдә яшәүче танылган Казан рәссамының шәхси күргәзмәсен үткәрү урыны очраклы түгел. Рәссамның карт бабасы Мотыйгулла Төхвәтуллин, Җаектагы татар Кызыл мәчетенең имамы 6 яшьлек ятим Габдулла Тукайны үзенә сыендыра, тагын бер туганы – “татар Шаляпины” аты алган җәмәгать эшеклесе һәм җырчы Камил Мотыйги - “Фикер” газетасын чыгара, биредә татар поэзиясе классигының беренче шигырьләре бастырыла.
Шуны әйтергә кирәк, Ильяс Айдаров иҗатында үз гаиләсе тарихы һәм Габдулла Тукай шәхесенә кат-кат кайта. Күргәзмәдә Тукай, Мотыйгулла Төхвәтуллин һәм Камил Мотыйги портретлары, шулай ук “Тукай әкиятләре” рәсеме тәкъдим ителә.
Әмма экспозициянең зур өлешен Татарстан башкаласы архитектурасы сурәтләгән акварельләр тәшкил итә, шул исәптән, аларның заманча күренеше генә түгел, XIX гасырның иске экипажлары һәм шәһәр халкын сурәтләгән тарихи контекстта да тәкъдим ителә. Шундый хезмәтләрнең берсен Ильяс Айдаров Казан Мэриясенә бүләк итте. Аңарда бүгенге Мэрия бинасының Шәһәр музеена (хәзер – ТР Милли музее) күренеше болдырдан күрсәтелгән (элек аңарда Казан шәһәре Думасы урнашкан була).
Ильяс Айдаров Мәскәү архитектура институтында белем алганын сөйләде, аны һәрвакыт шәһәр пейзажлары һәм иске биналар җәлеп иткән. “Әлеге серия 2005 елда Казанның 1000 еллыгы уңаеннан формалаша башлый”, - дип сөйләде Мэрга рәссам. Ильяс Айдаров рәсемнәрендә Александровский пассаж, Кекин йорты, Ушкова йорты, Сандецкий утары, Казан мәчетләре сурәтләнгән. Реалистик манерада Казан Кремленең архитектура ансамбле һәм аның аерым элементлары – Президент сарае һәм Кол Шәриф мәчете язылган.
Рәссам Мэрга Россия һәм чит илнең танылган сәясәтчеләр һәм медиа-йолдызларның портретлар репродукцияләре булган альбомны тәкъдим итте. Шулар арасында Татарстанның беренче Президенты Минтимер Шәймиев, Алла Пугачева, Владимир Высоцкий һәм Пьер Карден, “легендар битллар”.
Альбомда шулай ук абстракт картиналар, шәһәр пейзажлары тәкъдим ителгән. Илсур Метшин картиналарның аңа бик ошавын билгеләде һәм рәссамга күргәзмәсе белән танышырга чакырганы, шулай ук бүләге өчен рәхмәтен белдерде.
Ильяс Айдаров 1956 елда Казанда туган. 1980-нче елда Мәскәү архитектура институтын тәмамлый. Россия һәм халыкара күргәзмәләренең даими катнашучысы. Халыкара галәми станция бортындагы (МКС) уникаль күргәзмәсе өчен, Ильяс Айдаров исеме Гиннес рекордлар китабына кертелгән.
Рәссам хезмәтләре Казан Кремленең Президент сараенда, ТР Сынлы сәнгать дәүләт музеенда, ТР Милли музеенда, Владимир Высоцкийның дәүләт мәдәни үзәк-музеенда, Габдулла Тукайның Җаектагы музеенда (Казахстан), “Казан” милли-мәдәни үзәгендә, Галия Кайбицкая музей-йорты, Салих Сәйдәшев музеенда, башка музей җыелмаларында, Россиянең һәм чит илдәге шәхси коллекцияләрендә саклана.