Универсиададан соң мондый җәмәгать туклану пунктларын күп кеше катнаша торган шәһәр чараларында кулланырга мөмкин булачак
(KZN.RU, 1-нче май). 2013 елгы Универсиаданы үткәрү вакытындагы спорт объектларында урнаштырылачак күчмә туклану пунктларын оештыру тәҗрибәсе киләчәктә шәһәрнең күп кеше катнаша торган чараларында кулланылырга мөмкин булачак. Бу хакта Казан Мэры Илсур Метшин җиткерде.
Күчмә туклану пунктларын тәкъдим итү “Татпотребсоюз” җитештерү-сәүдә оешмасы базасында узды. Шәһәр башлыгын “Казан-2013” Башкарма дирекциясе” коммерцияле булмаган автоном оешмасы җитәкчесенең Уеннарның кунакларын һәм катнашучыларын тукландыру һәм урнаштыру мәсьәләләре буенча урынбасары Оксана Тубман һәм “Татпотребсоюз” идарәсе рәисе Мәхмүт Фәттахов озата йөрде.
Бөтендөнья җәйге студентлар уеннары кунакларын һәм катнашучыларын тукландыруның гомуми концепциясе нигезендә, тамашачылар, ММЧ вәкилләре һәм спорт объектларының персоналы махсус оештырылган нокталарда тукланачак. Әлеге пунктларны оештыру эше белән “Татпотребсоюз” шөгыльләнә.
Туклану пунктлары чатыр конструкциясеннән гыйбарәт, анда ризыкны җылыту һәм тарату зонасы, кофе автоматы, чәй өчен кайнаган суы булган резервуар бар. Чатырларга карата Универсиада символикасы һәм милли орнаменттан файдалану мәҗбүри таләп булып тора. Мөрәҗәгать итүчеләргә хезмәт күрсәтү өчен Татарстан Республикасының профильле урта уку йортлары студентлары җәлеп ителәчәк, бу үз чиратында лаеклы хезмәт күрсәтү дәрәҗәсен тәэмин итәчәк.
Чатырлар янындагы территорияләр янында өстәлләр һәм кулъюгычлар урнаштырылачак. Кулъюгыч һәм кухня раковинасыннан агып төшә торган су төнлә махсус техника алып чыгачак махсус резервуарда җыелачак. Чиста су күршедә урнашкан савыттан салыначак. Илсур Метшин Универсиададан соң әлеге инфраструктураның шәһәрнең башка массакүләм чараларында, мисалга Сабан туенда кулланырга мөмкин икәнлеген билгеләде.
Илсур Метшинга туклану пунктларының менюларын да тәкъдим иттеләр. Ул 7 төрле салаттан, салкын ашамлыклар, коймак һәм кайнар ризыктан (пилмән, манты, эремчек пилмәне) гыйбарәт. Ризыкларны җылыту өчен чатырларда микродулкынлы мичләр урнаштырылачак.
Казан Мэры башкарылган эшкә югары бәя бирде. “Барысы дөньякүләм стандартларга туры китереп эшләнгән”, - дип билгеләде шәһәр башлыгы.
Илсур Метшинны барлык туклану пунктларының 15-нче майга әзер булачагына ышандырдылар.