(KZN.RU, 30-нчы апрель). Кунакчыллык маршрутларын төзекләндерү эшләре Казанда график нигезендә алып барыла. Бу хакта Универсиадага әзерлек буенча шәһәр штабының чираттагы утырышында Тышкы төзекләндерү комитеты рәисе Игорь Куляжев хәбәр итте. Киңәшмә Казан Мэры Илсур Метшин рәислегендә узды.
И.Куляжев сүзләренә караганда, хәзерге вакытка “Трест “Горводзеленхоз” МУП хезмәткәрләре шәһәрдә 2,9 мең агач (планлаштырылган саннан 88%) утырткан. “Болак ермагында 374 агач, Вишневский урамында – 242, Парин урамы буенча борылма боҗрада – 165 утыртылган”, - дип хәбәр итте ул. Оренбург трактында шулай ук агач утырту эшенә керешкәннәр – биредә 579 агач утырту, А.Камалеев проспектында 271 агач утырту планлаштырыла. Моннан тыш, Казанда 4,7 мең куак утыртылган, бу исә планнан 35% тәшкил итә, яшел үсентеләр утырту эше дәвам итә.
Тышкы төзекләндерү комитеты рәисе шуны да хәбәр итте, яңа төргәкле газонны җәю. өчен искесен җыеп алу эшләре алып барыла. Бүгенгә газон катламын тулы күләмдә кисеп алу Болак ермагында башкарылган, Вишневский урамында (10 мең кв.м салдырылган) һәм Павлюхин урамы буенча (2 мең кв.м иске газон катламы) әлеге эш алып барыла. “Якын арада күпьеллык үсемлекләр утыртуга, аннары төргәкле газон җәюгә керешергә планлаштырабыз. 21 май көнне чәчәкләр утырту һәм вертикаль яшелләндерү элементларын урнаштыру башлана”, - дип өстәде профильле комитет рәисе.
Болак ермагында шулай ук күперләрне һәм инженерлык коммуникацияләрне ремонтлау эше бара. Ут баганаларын ремонтлау эшләре дә старт алды. Казан Мэры Илсур Метшин Болакны ләм катламыннан чистарту эш барышы белән кызыксынды. Игорь Куляжев эшнең шактый авыр барганын хәбәр итте. “Ләмнең шактый утыруы сәбәпле көненә 20-25 метрдан артык чистартып булмый”, - дип хәбәр итте И.Куляжев. Бүгенгә, аның мәгълүматларына караганда, 560 метрдан 180-е чистартылган. “Эшне 15-20 көн эчендә башкарырга исәплибез”, - дип өстәде ул.
Ермакны чистарту эшләрен даими – 3-5 елга бер мәртәбә үткәрергә туры киләчәк. Әлеге проблеманы глобаль хәл итү өчен, И.Куляжев сүзләренә караганда, Болак ермагы ахырында комтоткычлар урнаштыру кирәк.
Болак ермагында шулай ук фонтаннарны ремонтлау һәм рекострукцияләү дәвам итә, шундый ук эшләр Меңъеллык паркында, Камал театры янындагы мәйданда, Яшьләр үзәге районында башкарыла.
Төзекләндерү эшләренә 10 уку йорты студентлары җәлеп ителгән, нәтиҗәдә бүгенге көндә 392 студент хезмәт күрсәтә.
“Иң элек төзелеш отрядлары парклар һәм скверлар территорияләрен җыештурга җәлеп ителде. Хәзерге вакытта алар куак утырту һәм территорияләрне газон өчен планлаштыру эшенә җәлеп ителә”, - дип хәбәр итте И.Куляжев.
“Төзекләндерү эшләренең график нигезендә баруы күренә. Иртә башлыйлар, соң бетерәләр. Бер-бер артлы планнар тормышка ашырыла”, - дип бәя бирде Казан Мэры Илсур Метшин.