(KZN.RU, 4-нче февраль). Казанның Универсиадага әзерләнү барышын тикшерү буенча 2 атна элек булдырылган ришвәтчелеккә каршы эшче төркемнең беренче эш нәтиҗәләре хакында бүгенге эшлекле дүшәмбедә Мэр ярдәмчесе Ратмир Шәйдуллин хәбәр итте.
Узган вакыт аралыгында яңа комиссия Универсиада маршрутлары буенча урнашкан торак йортларның капиталь ремонт ясалган түбәләрен һәм фасадларының нәтиҗәләрен, шулай ук студентлар уеннары өчен төзелгән спорт объектларының эшләвен тикшерергә өлгерде.
“Тикшерүнең төп максаты – тәртип бозу очракларын табу һәм эшне тәмамлау этабында, ягъни соңгы исәп-хисап ясаганчы, подрядчыларга әлеге җитешсезлекләрне бетерү бурычын йөкләү. Эшкә шул рәвешле якын килү практикада бик тә нәтиҗәле, подрядчылар кимчелекләрне тиз арада бетерү ягында, югыйсә заказ бирүче ягыннан финанс санкцияләре кулланылырга мөмкин”, - дип билгеләде Р.Шәйдуллин.
Прокуратура белән үткәрелгән тикшерүләр күрсәткәнчә, фасад ремонтлары тулаем алганда смета документациясе һәм эш күләме исемлеге белән яраклаштырылып үтәлгән. Төзү эшләре күләменең арттырылуы күзәтелми. Шуның белән бергә, Р.Шәйдуллин мәгълүматларына караганда, эшче төркем тикшерүләре кайбер йортларда башкарылган эш сыйфатына карата кимчелекләрне ачыклаган.
“Әлеге кимчелекләр подрядчы оешмалар тарафыннан гарантия йөкләмәләре хисабына бетерелергә тиеш”, - дип билгеләде Р. Шәйдуллин.
Мэр киңәшчесе хокук бозулар кабатланган очракта подрядчыларга карата җитди чаралар күрелергә тиеш, диде, шул исәптән килешүне өзү, алынган керемнәрне бюджет хисабына кире кайтару, поставщикларны “кара исемлек”кә кертү, хәтта гаеплеләрне җинаять җаваплылыгына тарту да кулланылырга мөмкин.
Башкарма комитетның эшче төркеме шулай ук муниципаль милектә тора торган Универсиада спорт объектларына да тикшерү үткәрә. Белгечләр әлеге биналарны куллану буенча да җитешсезлекләрне ачыклаган. Казан шәһәре Башкарма комитетының Җир һәм милек мөнәсәбәтләре комитеты рөхсәтеннән башка “Ватан”, “Триумф”, “Форвард” спорт комплексларында, “Акчарлак“ бассейнында, “Ак бүре” спорт үзәгендә, Бокс һәм өстәл теннисы үзәгендәге мәйданнарны арендага бирү очраклары ачыкланган. Муниципалитет рөхсәтеннән башка әлеге спорт объектларында кафе, буфет, төрле сәүдәләр (кофе аппаратлары, эчемлекләр һәм бахила сату буенча махсус аппаратлар, спорт инвентарьлары сату витриналары, сәүдә киосклары) булдырылган, кайбер очракларда хәтта күлешүләрнең дә юклыгы ачыкланган.
“Туристик маршрутлар буенча урнашкан капиталь ремонт объектларында Универсиада кунакларын каршы алуның беренче линиясендә җитди кимчелекләр булмавы безне сөендерә, - дип билгеләде Казан Мэры Илсур Метшин. – Комиссия тарафыннан ясалган гаепләүләрне тиешле срокка подрядчыларның гарантияле йөкләмәләре нигезендә бетерергә кирәк”.
Прокуратурага да, техник күзәтчелек хезмәтенә дә урындагы ситуацияне контрольдә тоту буенча катгый эш алып барырга кирәк, дип ассызыклады ул. “Барлык эшләрне бетерү белән беррәттән, бөтен кимчелекләрне, җитешсезлекләрне бетерү өстендә дә эш алып барырга кирәк”, - диде шәһәр башлыгы.
Универсиада объектларының биналарын тиешенчә кулланмауга бәйле рәвештә Мэр: “Объектларны караучылар өчен инде хәзердән үк кибетләр, кафелар эшли башлавының бернинди начарлыгы да юк. Әмма документларны рәсмиләштерүне таләп итә торган закон бар. Прокуратура һәм комиссия боерыгында күрсәтелгәнчә, объектларны гамәлдәге законнар җыелмасына яраклаштырырга кирәк”, - дип үз фикерен җиткерде.
Ул махсус комиссиягә Универсиада объектларын, урам-юл челәтәрләрен тикшерүне дәвам итәргә киңәш бирде.
“Объектны барлык төзекләндерү эшләре белән тәмамлау – беренче эш. Икенчесе – Универсиаданы имин генә, тиешле дәрәҗәдә үткәреп җибәрү. Өченче мәсьәлә - төзүчеләрнең ниндидер кимчелекләре аркасында Универсиада барышына тап төшермәү”, - дип билгеләп үтте Мэр.