(KZN.RU, 5-нче февраль). Бүген үзәк стадионның футбол-җиңел атлетика манежында “Рубин” футбол командасының (ФК) элеккеге уенчысы Ленар Гыйльмуллин истәлегенә багышланган халыкара яшүсмерләр турниры старт алды. Мондый төрдәге зур ярышлар Казан футбол мәктәбенә – илнең алдынгы командалары сафына басарга, ә аның уенчыларына дөньядагы алдынгы академияләр белән көндәшлелектә осталыкларын үстерергә булышачак. Бу хакта турнирның тантаналы ачылышында катнашкан вакытта Татарстан башкаласы Мэры Илсур Метшин җиткерде.
Шәһәр башлыгы белән берлектә яшь футболчыларны сәламләргә Казан шәһәре Башкарма комитетының физик тәрбия һәм спорт комитеты рәисе Илгиз Фәхриев, Ленар Гыйльмуллинның әнисе Наилә ханым, легендар совет капкачысы, үз заманының иң яхшы футболчыларының берсе Ринат Дасаев, “Барселона” ФК академиясенең яшьләр футболы үсеше координаторы Альберт Пуч һәм турнирның оештыручысы, “Казан май комбинаты” ААҖ Директорлар советы рәисе Дмитрий Самаренкин да килгән иде.
Турнирда “Рамзан” академиясе вәкилләренең “Терек” ФК (Грозный), “Краснодар” ФК (Краснодар), “Барселона” ФК (Барселона, Испания), “Анжи” ФК (Махачкала), “Чертаново” (Мәскәү) и “Факел” (Воронеж) футбол командалары катнаша. Татарстан башкаласы исеменнән “Рубин” футбол командасы һәм шәһәр футбол академиясе вәкилләреннән җыелган Казан җыелма командасы чыгыш ясый.
“Мин барчагызны да Татарстан башкаласында сәламләвемә бик шатмын. Арабыздан бик иртә киткән талантлы футболчыбыз Ленар Гыйльмуллинга багышланган турнир традициягә әйләнеп килә. Бүген Казанда чын футбол бәйрәме. Без ике команда белән чыгыш ясыйбыз, әмма турнирның төп бизәге – ул да булса кунаклар. Шул исәптән – “Барселона” футбол клубының легендар мәктәбе вәкилләре. Мондый турнирлар Казан футбол командасына да тиз арада илдәге алдынгылар рәтенә басарга ярдәм итәчәк. Барыгызга да уңышлы уеннар телим. Сезнең арагызда дөньякүләм футболның киләчәк йолдызлары барлыгына без ихластан ышанабыз”, - дип билгеләде Илсур Метшин.
Наилә Гыйльмуллина билгеләп үткәнчә, спортчылар бары тик үҗәтлекләре һәм тырышлыклары аркылы гына уңышка ирешә алачак. “Ленар 9 яшендә футбол уйный башлады, ә инде 14 яшендә яшүсмерләрнең футбол җыелма командасында катнаша иде. Билгеле булганча, җиңүләрнең нибары 5% гына талантка бәйле, калган 95% - тренировкаларда көн саен шөгыльләнүләр нәтиҗәсе. Ялны белмичә үз өстегездә эшләгез, ата-аналарыгыз сезнең белән горурлансын”, - дип мөрәҗәгать итте ул турнир катнашучыларына.
Ринат Дасаев яшь футболчыларны кырда гына күтәренке кәеф алырга түгел, рухи яктан да камилләшергә чакырды, чөнки Казанда һәркемне җәлеп итә алырдай сокланырлык тарихи урыннар бихисап. “Мин монда үзем бик теләп киләм”, - диде ул.
Ачылу тантанасыннан соң ук футбол-җиңел атлетика манежы кырына Казан һәм “Барселона” җыелма командалары чыкты. Казан футболчылары барлык көчләрен эшкә җиксә дә, «Ла Масия» академиясе вәкилләре капкага 2 тапкыр туп кертергә өлгерде.
“Турнирның оештыручыларына чакырулары өчен аеруча рәхмәт. Барлык уеннарда да төп командабызның сәләтен күрсәтергә тырышачакбыз”, - дип билгеләде Альберт Пуч.
Сүз уңаеннан шуны да билгеләп үтәргә кирәк, киләсе елдан турнир катнашучылары составы киңәячәк һәм Казанга Англия, Италия һәм Голландиянең алдынгы клуб вәкилләре дә киләчәк. Бу хакта Дмитрий Самаренкин хәбәр итте.
Соңыннан Илсур Метшин Альберт Пучка Казан төшкән сувенир бүләк итте, Казан Мэрына исә “Ла Масия” академиясеннән сувенир һәм дөньядагы иң яхшы футболчы Лионель Мессиның автографлы уен футболкасын тапшырдылар.
Беренче уен көненең нәтиҗәләре:
«Рамзан» ФК «Терек» - ФК «Краснодар» - 0:5
«Анжи» ФК - «Чертаново» - 0:4
Казан җыелма командасы – “Барселона” ФК - 0:2
Әлеге минутларда турнирда “Рубин” һәм “Факел” футбол командалары матчы бара.