Илсур Метшин сүзләренә караганда, “Cirque du Soleil” урам тамашасы Казан өчен махсус оештырыла, моңа кадәр циркның урам тамашасы бары тик Квебек шәһәрендә генә булган. “Cirque du Soleil” куелышына керү Универсиаданың спорт ярышларына алынган билетлар буенча мөмкин булачак.