(KZN.RU, 4-нче февраль). Узган елда Татарстан башкаласында рәттән берничә рекорд куелган: 1 миллион квадрат метр торак куллануга тапшырылган (Россия Федерациясе буенча халык санына карап иң югары күрсәткечләрнең берсе), 50 меңләп агач утыртылган, бу исә глобаль яшелләндерү эшенең башы гына булып тора. Әмма шәһәрнең төп һәм иң әһәмиятле казанышы булып 2012 елда куелган демография рекорды санала. “Эшлекле дүшәмбе” киңәшмәсендә Казан Мэры Илсур Метшин шундый фикер белдерде.
Казанның ГХАТ идарәсе башлыгы Альбина Шәвәлиева хәбәр иткәнчә, шәһәрдә туучылар саны, илебез һәм республика күрсәткечләре белән чагыштырганда, тизрәк үсә. Шулай итеп, 2011 ел белән чагыштырганда Россиядә туучылар саны 6%-ка арткан, Татарстанда – 9%-ка, ә Казанда – 12%-ка. Шул ук вакытта шәһәр туучылар саны буенча яңа, абсолют рекордка ирешелгән: ГХАТ идарәләрендә 20579 сабый тууы теркәлгән. Бу, 1987 елда теркәлгән рекорд белән чагыштырганда, 10%-ка югарырак дигән сүз. “Казан – соңгы 4 ел дәвамында ышанычлы адымнар белән үсә торган шәһәр”, - дип нәтиҗә ясады А.Шәвәлиева.
Статистика мәгълүматларына караганда, соңгы 5 ел эчендә туучылар саны 50%-ка арткан. Шул ук вакытта үлем күрсәткеченең әкренләп кимүе күзәтелә: 2012 елда ул 2,4%-ка кимегән. Шундый нәтиҗәләр бәрабәренә халыкның табигый артуы 2009 елдан башлап тискәре позицияләрдән уңайга үзгәрә башлады һәм 2012 елда +7084 кеше күрсәткеченә иреште.
“Мондый күрсәткечләр белән һәр шәһәр мактана алмый, - дип билгеләде Казан Мэры Илсур Метшин. – Моның белән горурланырга һәм аны арттыру өлкәсендә даими эшләргә кирәк”.
А.Шәвәлиева халыкның табигый артуының тотрыклылыгы соңгы 4 ел эчендә Татарстан буенча да күзәтелә икәнлеген ассызыклап үтте. Җөмһүриятебездә 2012 елда туган сабыйлар турында 56005 акт теркәлгән. Шул ук вакытта туган балаларның 36,7 %-ы – нәни казанлылар.
Шуны да билгеләргә кирәк, туучылар саны буенча Казаныбыз республика чикләрендә генә әйдәп баручы позициясендә калмый. 2012 ел нәтиҗәләре буенча, ТР мәркәзе туган балалар саны күрсәткече белән Идел буе федераль округының миллионнан артык халкы булган Уфа, Самара, Түбән Новгород кебек шәһәрләрен дә уза.
Демография проблемаларының нигез юнәлешләрен хәл итүдә зур рольны 2007 елда кабул ителгән демография үсешенең дәүләт программасы хәл итәргә ярдәм итте, дип үз фикерен белдерде Казанның ГХАТ идарәсе башлыгы.
2012 ел нәтиҗәләре буенча ТР башкаласында туган балаларның 54%-ы – беренче бала, ә 46%-ы - икенче һәм аннан соңгы балалар. Шул ук вакытта Казанның 280 гаиләсендә бер үк вакытта – ике бала (игезәкләр), ә ике гаиләдә өч игезәк сабый туган. Узган елда малайлар күбрәк туган (10633 малай һәм 9946 кыз).
Казан Мэры туучыларның югары күрсәткече шәһәр хакимияте өчен – “капиталь кертемнәр өчен сәбәп”. “Балалар үсә, балалар бакчаларына, соңрак мәктәпләргә барачак, - диде Илсур Метшин. – Ел саен яңа мәктәп ачу традициясен дәвам итәчәкбез. Яңа уку елына “Кояшлы шәһәр” микрорайонындагы мәктәпне ачып җибәрергә планлаштырабыз”.
Шәһәр территориясендә комплекслы төзелеш эшләре дәвамында торак фондны тапшырган вакытта социаль өлкә объектларын – балалар бакчалары һәм мәктәпләрне – тапшыру зарурлыгын искәрткән килешү барлыгын да шәһәр башлыгы искә төшерде. “Туучылар саны буенча мондый күрсәткечләр безгә өстәмә җаваплылык та өсти”, - дип ассызыклады Казан Мэры.
Туучылар санының артуында сәламәтлек саклау системасы үсешенең дә роле зур. Казанда бу мәсьәләләр план нигезендә хәл ителеп килә. Шулай итеп, төзекләндерү эшләреннән соң, бүгеннән башлап, Киров районында урнашкан 4-нче номерлы балалар поликлиникасы һәм 1-нче номерлы бала табу йорты хезмәт күрсәтә башлый. Азинода яңа балалар поликлиникасын ачу җәй башына планлаштырылган, ул 50 мең балага хезмәт күрсәтүгә исәпләнгән.
Альбина Шәвәлиева төп демографик күрсәткечләр арасында шулай ук язылышулар һәм гаилә таркалу буенча да мәгълүматлар китерде. Шулай итеп, 2012 елда Казанда 12366 гаилә теркәлгән, бу исә узган ел белән чагыштырганда 687 парга азрак дигән сүз. “Язылышучылар санының кимүе күпмедер дәрәҗәдә 2012 елның кәбисә елы булуы белән дә аңлатыла”, - дип белдерде ул. Статискага караганда, Казандагы гаиләләрнең 60%-ы – моноэтник.
2011 ел белән чагыштырганда аерылышучылар саны беразга арткан (+5%). 2012 елда 5161 пар аерылышкан, шул ук вакытта аерылышучылар санының төп өлеше 5 елдан артык яшәмәгән яшь гаиләләргә туры килә.
“Тулаем алганда, өйләнешүчеләр һәм аерылышучыларның гомуми саны узган еллар белән чагыштырганда күпкә яхшырак, - дип билгеләде А.Шәвәлиева. – Теркәлгән аерылышучылар саны буенча Идел буе федераль округындагы миллионнан артык халкы булган шәһәрләр арасында Казандагы ситуация – иң яхшыларыннан”.