1 март көнне туристларга 5 музейга бару һәм төрле бонуслар бирә торган “Кунак картасы” программасын эшләтеп җибәрү планлаштырыла.
(KZN.RU, 4-нче февраль). Казанда татар фольклоры геройлары белән “Дисней-лэнд” сыман ел дәвамында эшләнә торган интерактив программа оештыру планлаштырыла. Бу хакта бүгенге “эшлекле дүшәмбе”дә Казан Башкарма комитетының Тышкы элемтәләр һәм туризм комитеты рәисе Иван Кадошников хәбәр итте. “Интерактив программалар туристларга халык мәдәнияте һәм гореф-гадәтләрен яхшырак аңларга ярдәм итә”, - дип билгеләде ул.
Казан парклары базасының берсендә оештырылачак “Шүрәле-лэнд”та берничә интерактив зона оештыру планлаштырыла, бирегә килүчеләр Шүрәле, Шайтан, Бичура, Су анасы әкияти геройлары белән очраша алачак. Тематик яктан бизәлгән мәйданчыкларда аниматорлар эшләячәк. “Хәзерге вакытта паркның концепциясе эшләнгән, эскиз проекты әзерләнә”, - дип өстәде Иван Кадошников.
Хәзерге вакытта интерактив программаларны шәһәр музейлары (“В поисках клада”, “Ожившая экспозиция”) һәм туристик компанияләр (“Татар кәләпүше”, “Кыш бабайда кунакта”) оештыра.
Моннан тыш Казанда чит илдә шактый популяр булган – “sms-бирем” ярдәмендә индивидуаль экскурсия-уеннар һәм велоэкскурсияләр үткәрү тормышка ашырыла. Хәзерге вакытта Казанда велосипедта экскурсия үткәрү картасы эшләнгән. 2011 елда Велофест үткәрелгән, 2012 елда Татарстан башкаласында дөнья буйлап велойөгереш старт алды. 2013 елда шәһәрдә велотөн үткәрү планлаштырыла. “Квест, велоэкскурсияләр, маҗаралы һәм индивидуаль турларны берләштереп, без яңа туристларны җәлеп итеп, шулай ук Казанда инде булып киткәннәрне кабат кызыксындыра алабыз”, - дип хәбәр итте Иван Кадошников.
Туристик сезонның яңалыгы Казанның Туристлык-мәгълүмати үзәге һәм “Ак Барс банк”ның уртак проекты – “Кунак картасы” программы булып торачак. Карта 5 музейга бару, җәмәгать транспортында 5 тапкыр йөрү, экскурсия, шәһәрнең сувенир кибетләрендә һәм рестораннарында ташламалар ясау каралган. Әлегә 2 мең экземпляр санындагы карталар 1 мартка гамәлгә кую каралган.